Бәйрәм концерты
Дүшәмбе көнне сугыш ветераннары һәм локаль сугышларда катнашучылар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт район артистлары көче белән әзерләнгән иде, аны Анна Суворова белән Илназ Шәйхетдинов алып барды. Евгений СТАРОВ Бу көнне район Мәдәният йортына сугыш ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, Чечен вакыйгаларында катнашучылар, авыл җирлекләре башлыклары, район үзәге оешмалары...
Дүшәмбе көнне сугыш ветераннары һәм локаль сугышларда катнашучылар өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Концерт район артистлары көче белән әзерләнгән иде, аны Анна Суворова белән Илназ Шәйхетдинов алып барды.
Евгений СТАРОВ
Бу көнне район Мәдәният йортына сугыш ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, Чечен вакыйгаларында катнашучылар, авыл җирлекләре башлыклары, район үзәге оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп, АМЙ директорлары, китапханә мөдирләре җыелган иде. Алар алдында районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары чыгыш ясады, экранда слайдлар һәм кинофильмнардан өзекләр күрсәтеп, бик күп патриотик җырлар башкарылды. Муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов җыелучыларны беренчеләрдән булып Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның (исәннәрнең) сафы көннән-көн сирәгәя баруын билгеләп үтте (барлыгы 32 кеше). 23 февральдә бәйрәм алар өчен генә түгел, шулай ук тыл хезмәтчәннәре, сугышчы-интернационалистлар, армия хезмәтен үтүчеләр, үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә әзерләнүчеләр өчен дә иде. Яңачишмәлеләр хезмәт иткән Россиянең төрле почмакларыннан килгән хатлар аларның Ватанны лаеклы төстә саклаулары хакында сөйли. Район башлыгы дәүләт кораллы көчләрне ныгыта, торак шартларын яхшыртуга субсидияләр биреп, ветераннар турында кайгырта, дип билгеләп үтте. Яңачишмәлеләрне бәйрәм белән котлап, ул һәммәсенә ныклы исәнлек, бәхет, уңышлар теләде. Районның ветераннар Советы исеменнән җыелучыларны Александр Скоков киләсе бәйрәм белән котлады, сугыш турында шигырь дә укыды. Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларның ветераннар Советы рәисе Виктор Калмыков ветераннарны бәйрәм белән котлады. Ул Әфганстанда 10 меңнән артык татарстанлы үзләренең интернациональ бурычын үтәде, шуларның 286сы һәлак булды, ә Әфган сугышында Яңа Чишмәдән 38 кеше катнашты, дип билгеләп үтте. Үз чыгышында В. Калмыков районда сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәйкәл төзү, кораллы бәрелешләрдә катнашучыларны санатор дәвалауны яхшырту мәсьәләләрен күтәрде. Ул ветераннарга озын гомер, исәнлек-саулык, күтәренке кәеф теләде. Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча ТР хәрби комиссариатының бүлек начальнигы Андрей Пичушкин Россия армиясе сафларында 100гә якын яңачишмәле намуслы хезмәт итүен, частьләрдән уңай хәбәрләр килүен билгеләп үтте, шулай ук шефлыкка алынган "Сәмум" корабле белән элемтәдә торуы өчен район хакимиятенә рәхмәт белдерде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, "әфганлыларга" һәм "чеченлыларга" рәхмәт сүзләре ирештереп, ул аларга исәнлек-саулык, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.
Котлауларның барысы да җырчыларның һәм биючеләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды. Җыелучылар "Шешминка" бию ансамбле, барабанлы төркем белән урта мәктәптән яшь кадетчылар чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Бу көнне «Зажигай» төркеме солистлары, Любовь Коновалова, Илназ Шәйхетдинов, Евгения Янова, Фаил Минабетдиновлар бәйрәмгә килүчеләрне үз чыгышлары белән сөендерделәр. Концертта катнашучыларның бергәләп "Рәсәй солдатлары" җырын башкарулары бик матур килеп чыкты.
Сугыш ветераннары һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Алар бер-берсе белән аралаштылар, армиядә хезмәт иткән елларны искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев