Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Эшен яратып башкара

    Хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры сос­та­вы­на ун­нар­ча төр юнә­леш­тә­ге эш ке­рә. Шу­лар­ның бер­се - со­рау алу. Со­рау алу ор­га­ны­на җи­на­ять эш­лә­ре бу­ен­ча ки­чек­тер­ге­сез эш­ләр­не баш­ка­ру йөк­лән­гән. "Я­ңа Чиш­мә" по­ли­ция бү­лек­чә­сен­дә­ге со­рау алу бү­ле­ген­дә по­ли­ци­я­нең өл­кән лей­те­нан­ты Ди­лә­рә Нур­ха­мә­то­ва 2007 ел­ның ав­гус­тын­нан бир­ле со­рау алу­чы бу­лып эш­ли. Со­рау алу­чы - со­рау алу фор­ма­сын­да...

    Хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры сос­та­вы­на ун­нар­ча төр юнә­леш­тә­ге эш ке­рә. Шу­лар­ның бер­се - со­рау алу. Со­рау алу ор­га­ны­на җи­на­ять эш­лә­ре бу­ен­ча ки­чек­тер­ге­сез эш­ләр­не баш­ка­ру йөк­лән­гән. "Я­ңа Чиш­мә" по­ли­ция бү­лек­чә­сен­дә­ге со­рау алу бү­ле­ген­дә по­ли­ци­я­нең өл­кән лей­те­нан­ты Ди­лә­рә Нур­ха­мә­то­ва 2007 ел­ның ав­гус­тын­нан бир­ле со­рау алу­чы бу­лып эш­ли.

    Со­рау алу­чы - со­рау алу фор­ма­сын­да ал­дан тик­ше­рү үт­кә­рер­гә хо­кук­лы бул­ган ва­зый­фаи зат, ул мөс­тә­кыйль рә­веш­тә тик­ше­рү яки баш­ка про­цес­су­аль эш­ләр­не баш­ка­ра (вә­ка­ләт­ле) һәм про­цес­су­аль ка­рар­лар ка­бул итә ала (про­ку­рор рөх­сә­те яи­сә суд ка­ра­ры та­ләп ител­гән оч­рак­лар­дан тыш). Со­рау алу­чы ва­зый­фа­сы­ның шу­шы рәс­ми бил­ге­лә­мә­се, бе­рен­че ка­раш­ка, 23 яшь­лек нә­фис кыз­га ту­ры ки­леп тор­мый да ке­бек. Әм­ма по­ли­ция бү­лек­чә­се җи­тәк­че­ле­ге Ди­лә­рә Нур­ха­мә­то­ва­ның шак­тый фи­зик һәм пси­хик йөк­лә­неш­не дә кү­тә­рә алу­ын, аның, хез­мәт­тә­ге авыр­лык­лар­га би­реш­ми, нык бу­лу­ын бил­ге­ләп үтә. Әле­ге сый­фат­лар аңа ка­рар­лар ка­бул ит­кән­дә һәм алар­ны үтә­гән­дә тә­вәк­кәл бу­лыр­га, ал­дан кү­рә бе­лер­гә, хез­мәт­тәш­лә­ре­нә - объ­ек­тив, тәр­тип бо­зу­чы­лар­га ка­ра­та га­дел бу­лып ка­ла бе­лер­гә яр­дәм итә. Ул дәрт­лә­неп эшли. Бы­ел июль аен­да Ека­те­ри­на Бис­тә­сен­дә яшә­гән А. Кар­пов­ның за­кон­сыз рә­веш­тә бер көп­шә­ле ут­лы ко­рал ясап, сак­лап, аны 1500 сум­нан са­ту оч­ра­гы бу­ен­ча җи­на­ять­не ачу­да со­рау алу­чы­ның да өле­ше (кат­на­шы) бар. По­ли­ция өл­кән лей­те­нан­ты Ди­лә­рә Нур­ха­мә­то­ва эч­ке эш­ләр ор­ган­на­ры­на эш­кә Ала­бу­га ми­ли­ция мәк­тә­бен тә­мам­ла­ган­нан соң ки­лә һәм шу­шы ел­лар эчен­дә опе­ра­тив-хез­мәт эш­чән­ле­ген­дә әй­бәт күр­сәт­кеч­ләр­гә ире­шә, ТР бу­ен­ча ЭЭМ җи­тәк­че­ле­ген­нән ал­ган бү­ләк­лә­ре дә бар, ул үзе­нең һө­нә­ри дә­рә­җә­сен кү­тә­рү өс­тен­дә эш­ли: чит­тән то­рып Икъ­ти­сад, ида­рә һәм хо­кук инс­ти­ту­ты­ның юри­дик фа­куль­те­тын­да бе­лем эс­ти.

    Лариса ФЕДОРОВА

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: