Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хезмәт итү – мактаулы бурыч

    20 ок­тябрь­дә РМЙ-да ра­йон­нан 37 егет­не хәр­би хез­мәт­кә оза­ту тан­та­на­сы бу­лып уз­ды. Бу көн­не егет­ләр­гә үгет-нә­сыйхәт би­рү­че, из­ге те­ләк­лә­рен иреш­те­рү­че­ләр күп бул­ды.

    На­мус бе­лән ла­ек­лы хез­мәт итәр­гә, хез­мәт­тә ба­ры уңай сый­фат­ла­рын гы­на күр­сә­тер­гә, фи­зик хә­зер­лек дә­рә­җә­сен арт­ты­рыр­га, хәр­би эш­кә өй­рә­нер­гә, чын пат­ри­от һәм чын сол­дат, ир-егет, ра­йон­ның го­рур­лы­гы бу­лыр­га - ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов, ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се Ри­нат Фә­са­хов һ.б. егет­ләр­не шу­лай дип өн­дә­де­ләр. Ра­йон баш­лы­гы бу­ла­чак сол­дат­лар­га ис­тә­лек­ле бү­ләк­ләр тап­шыр­ды. Бы­ел де­мо­би­ли­за­ци­я­лә­нү­че, на­мус бе­лән хез­мәт итү­че як­таш егет­ләр­нең исем-фа­ми­ли­я­лә­рен алар­га үр­нәк итеп ата­ды­лар. Рә­сәй гим­ны яң­гы­ра­ды һәм Чис­тай шә­һә­ре, Чис­тай һәм Яңа Чиш­мә ра­йон­на­ры бу­ен­ча хәр­би ко­мис­сар Анд­рей Пи­чуш­кин ТР Обо­ро­на ми­нистр­лы­гы­ның хәр­би хез­мәт­кәр­ләр­не Ко­рал­лы Көч­ләр са­фын­нан азат итү һәм чи­рат­та­гы ча­кы­ры­лыш ту­рын­да­гы фәр­ман­ны укы­ды. Шун­дый ча­ра­да бе­рен­че мәр­тә­бә хәр­би ко­мис­сар Рәсәйнең Обо­ро­на ми­нист­рлыгы при­зын ра­йон яшь­лә­ре­нә пат­ри­о­тик тәр­бия би­рү­дә керт­кән сал­лы өле­ше өчен "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр клу­бы ди­рек­то­ры Гөл­шат Га­бет­ди­но­ва­га тап­шыр­ды. Ра­йон­ның ха­тын-кыз­лар Со­ве­ты рә­и­се, ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры На­и­лә За­ки­ро­ва егет­ләр­гә ана­лар­ча те­ләк­лә­рен җит­кер­де. Мил­ли кос­тюм­нар ки­гән кыз­лар ар­ми­я­гә ки­тә­чәк һәр егет­кә бер уч ту­ган җир туф­ра­гы са­лын­ган кап­чык­лар тап­шыр­ды­лар (бу ерак сә­фәр­дә егет­ләр­не сак­лау сим­во­лы). Дин әһел­лә­ре: Ми­ха­ил Ар­хан­гел чир­кә­вен­нән Ге­ор­гий ата­кай бе­лән Ил­дар хәз­рәт Хә­сә­нов та егет­ләр­гә ки­рәк­ле сүз­ләр та­ба бел­де­ләр. ТР бу­ен­ча ра­йон­да ке­ше хо­кук­ла­ры бу­ен­ча вә­кил­нең җә­мә­гать яр­дәм­че­се Кад­рия На­сый­ро­ва, ата-ана­лар исе­мен­нән Оль­га Ва­ви­ло­ва чы­гыш яса­ды­лар.

    Оза­ту кө­не дә оч­рак­лы гы­на сай­лан­ма­ган: 20 ок­тябрь - Рос­сия Хәр­би фло­ты­ның ту­ган кө­не. 2004 ел­дан бир­ле без­нең ра­йон Ка­ра диң­гез фло­ты­ның "Сә­мум" хәр­би ра­ке­та ко­раб­ле бе­лән уңыш­лы гы­на хез­мәт­тәш­лек итә, шу­шы чор эчен­дә без­нең ра­йон­нан 40 тан ар­тык егет шу­шы ко­рабль­гә ла­ек­лы төс­тә хез­мәт ит­те­ләр. Бы­ел­ның ию­лен­дә яз­гы һәм көз­ге ча­кы­ры­лыш­лар­да 6 ке­ше­не ко­рабль­гә оза­ту өчен 5 ел­га шеф­лык элем­тә­лә­рен дә­вам ит­те­рү (озай­ту) ту­рын­да­гы ки­ле­шү­гә кул ку­ел­ган.

    Бәй­рәм ал­дын­нан ра­йон җи­тәк­че­ле­ге һәм ата-ана­лар­ның ко­рабль эки­па­жы бе­лән чир­ат­та­гы ара­ла­шуы бу­лып үт­те, ара­ла­шу ба­ры­шын­да ко­рабль ко­ман­ди­ры Дмит­рий Дыс­кин при­зыв­ник­лар­ны сә­лам­лә­де. Аның ви­де­о­мө­рә­җә­га­те ту­рын­дагы яз­ма эк­ран­нан күр­сә­тел­де.

    Мә­дә­ни­ят бү­ле­ге Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе ка­дет­ла­ры бе­лән бер­лек­тә, пат­ри­о­тик һәм ли­рик слайд­лар күр­сә­теп, бик ма­тур җыр­лар һәм би­ю­ләр хә­зер­ләгәннәр. "Хә­ер­ле юл, Сез­гә, егет­ләр, уңыш­лы хез­мәт ите­гез, ка­дер­ле при­зыв­ник­лар!" ди­гән сүз­ләр бе­лән оза­ту тө­гәл­лән­де.

    Оль­га ИВА­НО­ВА

    Рә­сем­дә: при­зыв­ник­лар зал­да өл­кән­нәр сү­зен тың­лый­лар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: