Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Иң чибәре

Яңа ел ал­дын­нан ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты сәх­нә­сен­дә ра­йон авыл җир­лек­лә­рен­нән кил­гән 12 дәгъ­ва­чы ара­сын­нан зи­фа буй­лы иң чи­бәр кыз­ны сай­ла­ды­лар. Ул Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гын­нан 16 яшь­лек Дарья Пав­лу­хи­на (рәсемдә) - "Ра­йон чи­бә­ре-2011" та­җы­на ия бул­ды. Кон­курс­ны яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча бү­лек оеш­тыр­ды. Ра­йо­ны­быз­ның иң ма­тур һәм кыю кыз­ла­ры...

Яңа ел ал­дын­нан ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты сәх­нә­сен­дә ра­йон авыл җир­лек­лә­рен­нән кил­гән 12 дәгъ­ва­чы ара­сын­нан зи­фа буй­лы иң чи­бәр кыз­ны сай­ла­ды­лар. Ул Крас­ный Ок­тябрь по­се­ло­гын­нан 16 яшь­лек Дарья Пав­лу­хи­на (рәсемдә) - "Ра­йон чи­бә­ре-2011" та­җы­на ия бул­ды.

Кон­курс­ны яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм бу­ен­ча бү­лек оеш­тыр­ды.

Ра­йо­ны­быз­ның иң ма­тур һәм кыю кыз­ла­ры ике сә­гать ярым бу­е­на үз­лә­ре­нең ар­тист­лык­ла­рын, тап­кыр­лык­ла­рын һәм чик­тән тыш ма­тур ки­ем­нә­рен күр­сәт­те­ләр. Кон­курс­та Са­вель­е­ва Ок­са­на (Ека­те­ри­на Бис­тә­се), Ро­за Га­зи­зо­ва (Әдәм­сә), Еле­на Бель­ко­ва (Пет­ро­па­вел Бис­тә­се), Ни­на Ко­ки­на (Ар­хан­гел Бис­тә­се), Ксе­ния Жу­рав­ле­ва, Анас­та­сия Кон­де­е­ва (Ле­ни­но), Дарья Пав­лу­хи­на (Крас­ный Ок­тябрь), Фи­лү­зә Хәй­рул­ли­на (Шах­май), Ил­зи­рә Иб­ра­һи­мо­ва (Чал­лы Ба­шы) һәм Яңа Чиш­мә­дән өч кыз - Мәрь­ям Ла­тый­по­ва, На­талья Ско­ко­ва һәм Анас­та­сия Кал­мы­ко­валар катнашты. Кон­курс прог­рам­ма­сы­на "ви­зит­ка", иҗа­ди но­мер, блиц-со­раш­ты­ру, кич­ке, бал һәм эш­лек­ле күл­мәк­ләр (кос­тюм) күр­сә­тү (ки­еп чы­гып) дә кер­гән иде. "Ви­зит­ка" кон­кур­сын­да үз имид­жың­ны бул­ды­ру сә­лә­те, ин­ди­ви­ду­аль­лек, ора­тор­лык ос­та­лы­гын күр­сә­тә бе­лү ке­бек сый­фат­лар бә­я­лән­де. Бо­лар­ның ба­ры­сын да кыс­ка­ча гы­на үзең ту­рын­да сөй­лә­гән­дә (3-4 ми­нут) күр­сә­тер­гә ки­рәк иде, кай­бер­лә­ре ал­дан тө­ше­рел­гән ви­де­о­ро­лик­лар­дан да фай­да­лан­ды­лар. Алар­ның та­лант­ла­ры иҗа­ди кон­курс­та та­гы да ачыг­рак ча­гы­лыш тап­ты: Ок­са­на Са­вель­е­ва ги­та­ра­га ку­шы­лып җыр­ла­ды, Дарья Пав­лу­хи­на ги­та­ра­да му­зы­каль пь­е­са баш­кар­ды, баш­ка кыз­лар исә җыр­лар җыр­ла­ды­лар, би­е­де­ләр, сән­гать­ле итеп ши­гырь­ләр сөй­лә­де­ләр. Алар­ның чы­гыш­ла­ры­ның күп­че­ле­ге укы­ту­чы­ла­ры һәм сый­ныф­таш­ла­ры яр­дә­мен­дә әзер­лән­гән, чөн­ки бар­лык кыз­лар да, Мәрь­ям Ла­тый­по­ва­дан ка­ла, мәк­тәп уку­чы­ла­ры. Зи­фа буй­лы, чи­бәр Мәрь­ям, эш ке­ше­се бу­лу­га да ка­ра­мас­тан (ул ра­йон баш­кар­ма ко­ми­те­ты хез­мәт­кә­ре), үз­ле­ген­нән әзер­лә­неп, бик ях­шы чы­гыш яса­ды. Блиц- со­раш­ты­ру­да­гы че­те­рек­ле би­рем­нәр кыз­лар өчен авыр бул­ма­ды, го­му­мән, алар бу би­рем­не дә баш­ка­ра ал­ды­лар. Кыз­лар бер­сен­нән-бер­се чи­бәр иде, жю­ри әгъ­за­ла­ры­на алар ара­сын­нан кем­не­дер сай­лап алуы кы­ен бул­ды. Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры В.Н. Се­ме­няк җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге жю­ри әгъ­за­ла­ры һәр кон­курс­тан соң бал­лар са­на­ган ара­да, та­ма­ша­чы­лар өчен РМЙ­ның "За­жи­гай" төр­ке­ме һәм Ил­наз Шәй­хет­ди­нов ма­тур җыр­ла­рын бү­ләк ит­те­ләр.

Кон­курс­та җи­ңү яу­ла­ган Дарья Пав­лу­хи­на кон­курс­ны оеш­ты­ру­чы ку­лын­нан таҗ, дип­лом һәм бү­ләк, ә кал­ган кыз­лар дип­лом­нар һәм бү­ләк­ләр ал­ды­лар. 18 де­кабрь­дә "Ра­йон чи­бә­ре" ти­ту­лын­да Да­ша "Та­тарс­тан чи­бә­ре-2012" рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы­ның сай­лап алу ту­рын­да кат­наш­ты, ул Ка­зан­да "Ме­га" Га­и­лә Сәү­дә үзә­ге сәх­нә­сен­дә үт­те.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X