Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Паспортларыгызга күз салыгы

    Пас­по­рты­гыз­га күп­тән ка­ра­га­ны­гыз юк­мы? Хә­зер аны игъ­ти­бар­лап ка­рый­сы була: тер­кәү ту­рын­да­гы штамп­та Сез яшә­гән то­рак пункт исе­ме ге­нә тү­гел, урам исе­ме бе­лән йорт са­ны да күрсәтелер­гә ти­еш.

    РПФ-нең Яңа Чиш­мә бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Ли­лия Хи­ра­җе­ва хә­бәр итү­ен­чә, 2012 ел­ның гыйн­ва­рын­нан Пен­сия фон­ды поч­та бе­лән до­ку­мент­лар әй­лә­не­ше­нең элект­рон ва­ри­ан­ты­на кү­чәр­гә ни­ят­ли. Бу пен­сия тү­ләү һәм та­ра­ту ве­домость­ла­ры­ның поч­та элем­тә­се ор­ган­на­ры­на ара­даш­чы­сыз, сак­лан­ган ка­нал­лар аша тап­шы­рылуын аңл­а­та. Шул сә­бәп­ле, поч­та бү­лек­лә­рен­дә тө­зел­гән һәм РПФ-да­гы мәгъ­лү­мат­лар ба­за­сын­да пен­сияне та­ра­ту (ки­те­реп би­рү) гра­фик­ларын­да проб­ле­ма тууы ачык­лан­ган, күп­че­лек пен­си­о­нер­лар­ның тер­кәү штам­пын­да то­рак пункт исе­ме ге­нә языл­ган.

    Шун­лык­тан пен­си­я­ләр­не ва­кы­тын­да тү­ләү (алу) өчен кыс­ка ва­кыт ара­лы­гын­да җир­ле үзи­да­рә со­вет­ла­ры һәм УФМС бе­лән бер­лек­тә пен­си­о­нер­лар­ның пас­порт мәгъ­лү­мат­ла­рын ти­еш­ле тәр­тип­кә ки­те­реп, кү­чер­мә­лә­рен (ксе­ро­ко­пи­я) РПФ­на тап­шы­рыр­га ки­рәк. Со­рау­лар ту­са, пен­си­о­нер­лар 2-25-81 те­ле­фо­ны бу­ен­ча мө­рә­җә­гать итә ала­лар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: