Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Суд карарларын үтиләр

Си­шәм­бе көн­не, 1 но­ябрь­дә суд прис­тав­ла­ры үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үтә­ләр. Яңа Чиш­мә бү­ле­ге аны эш­тә ях­шы күр­сәт­кеч­ләр бе­лән кар­шы­лый, ә баш­ка­ру җы­ем­на­рын тү­ләт­те­рү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка­да­гы 54 бү­лек ара­сын­да ал­дын­гы по­зи­ци­я­ләр­не би­ли. Ев­ге­ний СТА­РОВ Өл­кән суд прис­та­вы Ва­хит Сә­хә­би­ев җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге суд прис­тав­ла­ры­ның Яңа Чиш­мә бү­лег­е та­ра­фын­нан план­да­гы бар­лык бу­рыч­лар (9...

Си­шәм­бе көн­не, 1 но­ябрь­дә суд прис­тав­ла­ры үз­лә­ре­нең һө­нә­ри бәй­рәм­нә­рен бил­ге­ләп үтә­ләр. Яңа Чиш­мә бү­ле­ге аны эш­тә ях­шы күр­сәт­кеч­ләр бе­лән кар­шы­лый, ә баш­ка­ру җы­ем­на­рын тү­ләт­те­рү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка­да­гы 54 бү­лек ара­сын­да ал­дын­гы по­зи­ци­я­ләр­не би­ли.

Ев­ге­ний СТА­РОВ

Өл­кән суд прис­та­вы Ва­хит Сә­хә­би­ев җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге суд прис­тав­ла­ры­ның Яңа Чиш­мә бү­лег­е та­ра­фын­нан план­да­гы бар­лык бу­рыч­лар (9 ай­лык) уңыш­лы баш­ка­рыл­ган. Вә­ка­ләт­ле ор­ган­нар та­ра­фын­нан са­лын­ган шт­раф­лар бу­ен­ча тү­ләт­те­рел­гән ак­ча­лар кү­лә­ме 495 мең сум тәш­кил ит­кән (ел­лык план 141 про­цент­ка үтәл­гән), са­лым ор­ган­на­ры ка­рар­ла­ры бу­ен­ча бюд­жет­ка кү­че­рел­гән сум­ма 1 мил­ли­он 162 мең сум тәш­кил ит­кән (ел­лык план 90 про­цент­ка үтәл­гән).Баш­ка­ру җы­е­мы (кү­че­рел­гән) кү­лә­ме 743 мең сум тәш­кил ит­кән, бу план за­да­ни­е­сен­нән 5 мәр­тә­бә ар­тык.

Зур бул­ма­ган кол­лек­тив­ка йөк­лә­неш шак­тый - ел ба­шын­нан алып бар­лы­гы 2245 баш­ка­ру про­из­водст­во­сы (эш) куз­га­тыл­ган, шу­ның 1732 се тө­гәл­лән­гән, шул исәп­тә 1569 эш факт­та баш­ка­рыл­ган.

ТКХ ли­ни­я­се бу­ен­ча 1 мил­ли­он 37 мең сум­лык 43 эш (про­из­водст­во) алып ба­ры­ла, 524 мең сум­лык 21 эш тө­гәл­лән­гән, 9 баш­ка­ру эше бу­рыч­ла­рын тү­ләт­те­рү мөм­кин­ле­ге бул­мау ту­рын­да­гы акт бе­лән тө­гәл­лән­гән, 72 мең сум кү­лә­мен­дә­ге 2 баш­ка­ру эше бу­рыч­лы­лар­ның үлүе ар­ка­сын­да тук­та­тыл­ган. Тө­гәл­лән­мә­гән баш­ка­ру про­из­водст­во­ла­ры­ның кал­ган өле­ше (406 мең сум кү­лә­мен­дә) хез­мәт хак­ла­рын­нан то­тып ка­лу өчен бу­рыч­лы­лар­ның эш урын­на­ры­на җи­бә­рел­гән.

Али­мент­лар тү­ләт­те­рү ту­рын­да куз­га­тыл­ган баш­ка­ру про­из­водст­во­ла­ры­ның го­му­ми са­ны - 113, шу­ның 99ы хез­мәт хак­ла­рын­нан то­тып ка­лу өчен эш урын­на­ры­на җи­бә­рел­гән, 14 про­из­водст­во бу­ен­ча бу­рыч­лы­лар али­мент­ла­рын ирек­ле тәр­тип­тә тү­ли­ләр.

Бы­ел суд прис­тав­ла­ры хез­мә­те та­ра­фын­нан 66 ад­ми­нист­ра­тив про­то­кол тө­зел­гән. Шу­ның 7 се - суд эш­чән­ле­ген­дә бил­ге­лән­гән тәр­тип­не үтәү бу­ен­ча судь­я­ның яки суд прис­та­вы­ның бо­е­рык­ла­рын үтә­мә­гән өчен, 1 се - ша­һит бу­лу­чы­ның ял­ган күр­сәт­мә­се өчен, 10 сы - баш­ка­ру про­из­водст­во­сы ту­рын­да­гы за­кон­ны боз­ган өчен, 12 се - дәү­ләт кү­зәт­че­ле­ген баш­ка­ру­чы ор­ган­да эшләүче вазыфаи затның за­кон­лы бо­е­ры­гы­на буй­сын­ма­ган өчен, 33 се - мәгъ­лү­мат­лар бир­мә­гән өчен. Ике җи­на­ять эше куз­га­тыл­ган, Ар­хан­гель Бис­тә­сен­нән И.Г. Хә­сә­но­ва­га һәм Яңа Ива­на­е­во­дан И.М. Ни­ко­но­ва­га ка­ра­та ба­ла­ла­рын ка­рау­га ак­ча тү­ләү­дән баш тарт­кан­на­ры өчен 2 га­еп­ләү ка­ра­ры чы­га­рыл­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск судебные приставы