Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Гаилә

Яңа чиркәү ачылды

Үт­кән як­шәм­бе көн­не Че­ре­му­хо­во Бис­тә­сен­дә кү­ңел­ле ва­кый­га бул­ды. Мон­да яңа чир­кәү ачыл­ды һәм як­шәм­бе гый­ба­дә­тен­нән соң ти­рә-юнь­гә ише­телер­лек итеп чаң та­вы­шы яң­гы­ра­ды. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Чир­кәү би­на­сы авыл хал­кы­ның үте­не­че бу­ен­ча "Ку­лон" хол­дин­гы җи­тәк­че­се Аль­берт Фәх­рет­ди­нов ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән тө­зел­гән. Би­на бик ма­тур итеп ясал­ган, эч­ке як­ла­ры да зә­вык бе­лән би­зәл­гән, ти­еш­ле га­мәл­ләр­не үтәү өчен ки­рәк­ле бар нәр­сә­ләр дә бул­ды­рыл­ган. Әле­гә ико­нос­тас әзер тү­гел, аңа за­каз бир­гән­нәр ин­де һәм ки­лә­се җәй­дә аны ур­наш­ты­ра­чак­лар. Өч мә­хәл­лә­нең дин әһел­лә­ре: Чис­тай регионы (мон­да без­нең ра­йон да ке­рә) протоиерейы Сер­гий ата­кай (ул үзе бе­лән яр­дәм­че­лә­рен дә алып кил­гән), Яңа Чиш­мә Тро­ицк чир­кә­вен­нән Петр ата­кай һәм Ар­хан­гельс­ки­ның Воз­не­се­ния чир­кә­вен­нән Ге­ор­гий ата­кай­лар бер­гә­ләп гый­ба­дәт кыл­ды­лар. Че­ре­му­хо­во­лы­лар­га ку­нак­ка - шат­лык­лы ва­кый­га­ны ур­так­ла­шыр­га күр­ше авыл­лар­да­гы ха­лык та, авыл җир­лек­лә­ре баш­лык­ла­ры, ра­йон оеш­ма­ла­ры җи­тәк­че­лә­ре дә кил­гән иде.

Гый­ба­дәт кыл­ган­нан соң җы­е­лу­чы­лар­ның ба­ры­сын да му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов чир­кәү ачы­лу уңа­ен­нан кот­ла­ды. Ул ир­ле-ха­тын­лы Фәх­рет­ди­нов­лар­га бик зур рәх­мәт бел­дер­де, хә­зер шу­шы авыл һәм ти­рә-як авыл­лар­да яшәү­че­ләр шат­лык­ла­ры бул­ган­да да, кай­гы­га та­ры­са­лар да ки­леп гый­ба­дәт кы­ла­чак­лар. Че­ре­му­хо­во чир­кә­вен­дә якын ара­лар­да өл­кән поп бил­ге­ләп ку­е­ла­чак һәм да­и­ми ни­гез­дә гый­ба­дәт кы­лу­лар баш­ла­на­чак. Өл­кән поп өчен то­рак мәсь­ә­лә­се Аль­берт Фәх­рет­ди­нов бе­лән бер­лек­тә хәл ите­лә­чәк, ди­де ра­йон баш­лы­гы. Ан­нан соң Вя­чес­лав Ми­хай­ло­вич мә­хәл­лә их­ты­яҗ­ла­ры өчен пен­си­о­нер­лар со­ве­ты рә­и­се Вла­ди­мир Сли­мов­ка сер­ти­фи­кат, Фәх­рет­ди­нов­лар га­и­лә­се­нә, "Ку­лон" хол­дин­гы хез­мәт­кәр­лә­ре­нә һәм дин әһел­лә­ре­нә бү­ләк­ләр тап­шыр­ды. Мә­хәл­лә ке­ше­лә­рен Сер­гий ата­кай, хол­динг вә­ки­ле Свет­ла­на Яку­ни­на, Вла­ди­мир Сли­мов­лар да кот­ла­ды. Че­ре­му­хо­во ур­та мәк­тә­бе пе­да­го­гы Лю­бовь Ша­бал­ди­на Фәх­рет­ди­нов­лар га­и­лә­се­нә чын кү­ңел­дән рәх­мәт сүз­лә­ре иреш­тер­де, ул шу­лай ук дин­не тор­гы­зу ту­рын­да бай­так кы­на ши­гырь­ләр укы­ды. Чир­кәү­не тан­та­на­лы төс­тә ачу өлеш­е тә­мам­ла­нган­нан соң чаң та­вы­шы яң­гы­ра­ды, мә­хәл­лә ке­ше­лә­ре һәм ку­нак­лар өчен бәй­рәм та­бы­ны хә­зер­лән­гән иде.

Рә­сем­дә: Сер­гий ата­кай фа­ти­ха би­рә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X