Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республикада

Алкоголь әйләнешен бозган өчен штрафлар күләме - 154 мең сум

2021 елның 9 аенда Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре тарафыннан алкогольнең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 16 тикшерү үткәрелгән, шул исәптән 4се ЭЭБ хезмәткәрләре белән берлектә.

14 очракта гамәлдәге законнарны үтәмәү очраклары ачыкланган: яраклылык вакыты чыккан алкогольле продукцияне сату - 2 очрак, декларацияне вакытында тапшырмау һәм өйдә эшләп чыгарылган спиртлы продукцияне сату - 4шәр очрак. Легаль булмаган әйләнештән 27,67 литр күләмендә хәмер (2020 елда - 22,8 литр) алынган.
Хокук бозулар өчен ТР Арбитраж суды тарафыннан 60ар мең сумга - 2, Чистай шәһәр суды тарафыннан шул ук суммага - 4, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан - РФ КоАПның 15.13 маддәсе буенча 34000 сумлык штраф билгеләнгән, шул исәптән 2 кисәтү, тагын 4 кисәтү РФ КоАПның 14.19 маддәсе буенча чыгарылган. Штрафларның гомуми суммасы 154 000 сум тәшкил иткән.
«Халык контроле» мәгълүмат агентлыгына гражданнардан алкоголь әйләнеше өлкәсендәге закон бозу фактлары турында 8 мөрәҗәгать кергән, 2-се буенча мәгълүматлар расланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X