Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ноябрьдә 4 көн рәттән ял итәчәкбез

    Россиядә яшәүчеләр быел ноябрь аенда рәттән дүрт көн ял итәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2 гыйнвар ялын 5 ноябрьгә күчергәнлектән, ял бер көнгә арткан.

    Шулай итеп, 4,5, 6 һәм 7 ноябрьдә ял итәчәкбез. Моннан тыш бәйрәм алдыннан эш көне дә бер сәгатькә кыскара.

    Моннан тыш, чираттагы ялы 5 ноябрьгә туры килүчеләрнең «отпускысы», закон нигезендә, бер көнгә озайтыла.

    Исегезгә төшерәбез: Россиядә 4 ноябрьдә Халыклар дуслыгы көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 2005 елда гамәлгә куелды һәм шуннан бирле ул ял көне булып тора. 1612 елның 4 ноябрендә (иске стиль буенча – 22 октябрь) җирле староста Кузьма Минин белән кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк илбасарларыннан азат иткән.

    Чыганак

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: