Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Мәктәп укучыларына бер тапкыр бирелә торган түләү турында

- Минем алты яшьлек улым бар, туган көне августта булды, әмма ул мәктәпкә укырга кермәгән әле. Әйтегез әле, мин 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне ала аламмы? Алдан ук, зур рәхмәт!

Әлеге сорауга ТР Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗева җавап бирә:

 

- Мәктәп яшендәге балаларга бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча уку-укымау фактына карамастан бирелә. 03.07.2003 елдан 01.09.2015 елга кадәр туган 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге баланың әти-әнисе, опекуны яки попечителе бер тапкыр бирелә торган түләүне алыр өчен РПФга гариза бирә ала. Мәсәлән, әгәр дә балагызга 17 яшь һәм ул беркайда да укымый яки аңа 1 сентябрьгә кадәр 6 яшь тулып, ул мәктәпкә укырга кермәгән булса да, сез ике очракта да түләүне ала аласыз. Гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә тапшырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X