Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

РПФ «Кодлы сүз»нең ни өчен кирәклеген аңлата

- Хәзер пенсия турындагы бөтен мәгълүматны «кодлы сүз» ярдәмендә һәм шәхсән пенсия фондына килмичә дә белергә мөмкин, дип ишеттем. Аңлатыгыз әле, бу ничек эшли? – дип сорый газета укучысы.

Укучының соравына Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Лилия Хираҗева җавап бирә.

- Чыннан да, пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы турында мәгълүмат, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмый гына, 2-26-71 телефоны яки «кодлы сүз»дән файдаланып, 8-800-600-0357 контакт-үзәге аша алырга мөмкин.

Кодлы сүз - шалтыраткан кешене идентификацияләү ысулы ул. Гамәлдәге законнар буенча РПФ белгечләре шәхси мәгълүматлар булган сорауларга телефон аша җавап бирә алмый. Шулай итеп, шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәсьәләләр буенча читтән торып консультацияне бары тик контроль мәгълүмат ияләре, ягъни кодлы сүз ияләре генә алырга мөмкин.

Аннан файдалану өчен, 2-26-71 телефоны буенча кабул итүгә алдан язылып, клиентлар хезмәтендә гариза язарга яки РПФның www.pfrf.ru рәсми сайтында гражданинның шәхси кабинетында («Кулланучы профиле» өстәмә битендә) мөстәкыйль рәвештә күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев