Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче урын Яңа Чишмә медикларында

16 майда Яңа Чишмәдә "Сәламәтлек-2019” ТР Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Спартакиадасының сайлап алу этабы узды.


Спартакиада ел саен сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәткәрләрен физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, тармак хезмәткәрләренең физик һәм әхлакый чыныгу, шулай ук медицина учреждениеләрендә спорт-сәламәтләндерү эшен яхшырту максаты белән үткәрелә.
Яңа Чишмә районына ярышларга Спас, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Чирмешән, Аксубай районнарыннан 209 медицина хезмәткәре килде.
17 нче тапкыр үткәрелә торган Спартакиада этабының тантаналы ачылышында катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, Яңа Чишмә РҮХ баш табибы Рафис Вафин һәм БЯСМ директоры Федор Бурчин сәламләде, алар катнашучыларга уңышлар һәм җиңү теләделәр.
- Шушы еллар дәверендә бездә Кама аръягы төбәгенең бердәм командасы барлыкка килде, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Рафис Вафин. – Без ел саен спортзалда очрашабыз һәм профессиональ мәнфәгатьләр өлкәсендә очрашырга тырышабыз.  
Катнашучылар алдында татар биюе белән балалар сәнгать мәктәбенең «Шешминка» хореография ансамбле (укытучысы С. Г. Пьянзина) укучылары чыгыш ясады, алар һәр командага чәк-чәк тапшырдылар. Ярышларның баш судьясы судьяларны спортның һәр төре буенча тәкъдим итте, спартакиада программасы белән таныштырды. 
Волейбол, җиңел атлетика, бадминтон, шахмат, өстәл теннисы, аркан тарту – сәламәтлек саклау хезмәткәрләре командалары шушы спорт төрләрендә көч сынаштылар. Билгеләп үтелгәнчә, спортта иске көндәшләр ярышты, ләкин чираттагы тапкыр Яңа Чишмә РҮХ командасы үзенең яхшы физик формада булуын һәм беренче урынны яулавын исбатлады. Икенче урында – Нурлат РҮХ командасы, өченчедә-Алексеевск РҮХ командасы. Яңа Чишмә медикларын җиңү белән котлыйбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев