Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

БЯСМ чыныктыра һәм тәрбияли

Әле бер ел элек кенә районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бокс һәм кикбоксинг буенча тренировкалар башланып киткән иде, инде узган елның декабрь аенда ук Бөгелмәдә үткән кикбоксинг буенча ТР Беренчелегенә турнирда безнең кикбоксчылар дүрт беренче, ике икенче һәм бер өченче урынны яулап кайттылар. Аннан кала, ел дәвамында алар 30 дан артык...

Әле бер ел элек кенә районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә бокс һәм кикбоксинг буенча тренировкалар башланып киткән иде, инде узган елның декабрь аенда ук Бөгелмәдә үткән кикбоксинг буенча ТР Беренчелегенә турнирда безнең кикбоксчылар дүрт беренче, ике икенче һәм бер өченче урынны яулап кайттылар. Аннан кала, ел дәвамында алар 30 дан артык ярышта катнашып, алардан 150 ләп медаль һәм кубок алып кайттылар.
Кыска гына вакыт эчендә шундый нәтиҗәләргә ничек ирешүләре хакында безгә БЯСМ директоры Валерий Кузнецов сөйләде: -Безнең районда бокс һәм кикбоксинг бокс һәм кикбоксинг федерациясе рәисе Алексей Трондин инициативасы белән пәйда булды, ул дүртенче ел инде районда шушы спорт төре буенча ТР кубогына ярышлар оештыра һәм аның чыгымнарын үз өстенә ала. Безгә тренерны - спорт мастерлыгына кандидат Леонид Шабалинны да ул чакырды, ул шәһәрдәге фатирын Яңа Чишмәдәге вакытлыча яшәп тору урынына алыштырды, әйтергә кирәк, хезмәт хакын да югалтты. Беренче тренировкаларда ук аның үз эшенең фанаты булуы күренде, аның занятиеләренә яшьләр тартылды, бүгенгесе көндә 40 лап кеше бокс һәм кикбоксинг белән шөгыльләнә. Бу малайларның әти- әниләре улларының мавыгулары булуына сөенеп, аларга ярдәм итәргә тырышалар. Спортның шушы төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр байтак, авылларда яшәүчеләр үзләренә шундый мөмкинлек булмауга көенәләр дә. Ә менә Ленино белән Горшково авылларыннан әти-әниләре балаларын атнага 3-4 тапкыр булса да тренировкага үзләре алып киләләр.
-Леонид, ни өчен син Түбән Камада тренер эшеңне калдырып, безнең малайлар белән шөгыльләнергә килдең?- дип сорыйм мин әңгәмәгә кушылып киткән Леонид Шабалиннан.
-Мин берничә мәртәбә Яңа Чишмә БЯСМ-дә турнирларда булдым һәм миңа тренировкалар үткәрү өчен шартлар ошады. Түбән Камада без мондый иркен бинада шөгыльләнмәдек - бусы бер. Икенчесе - иртәгә безне балалар белән "урамга" куып чыгармасларына ышаныч бар. Шәһәрдә калган малайларны мин башка тренерларга тапшырдым. Тагын бер өстенлеге бар, спортчыларны турнирга яки ярышка алып бару өчен миңа үземә акча эзләргә кирәкми, биредә район хакимияте спортны үстерүгә акча жәлләми.
-Син үзең спортка ничек килдең?
-Мин хоккейдан башладым: 8 яшемдә әти-әнием мине хоккейга бирделәр. 12 яшемдә мине инде "Нефтехимик" яшьләр җыелма командасына чакырдылар, тик мин беррәттән классик көрәш белән дә шөгыльләндем һәм ул мине "җәлеп итте", тик бу ике елга гына барды. Аннан мин бокс буенча тренерга күчтем, соңрак кикбоксинг буенча шөгыльләнә башладым. Спортның бу төрләре мине үзләренә нык тартсалар да, мин еш кына чаңгыга, тимераякка да басам. Әти-әнием нәрсә белән шөгыльләнсәм дә каршы килмәделәр: алар минем нәтиҗәләрем белән кызыксынып тордылар.
-Хәзер үзеңдә тәрбияләнүчеләрнең әти- әниләре дә балаларының уңышлары белән кызыксыналармы соң?
-Бар да түгел. Миңа калса, алар балаларының кайда: спортзалдамы, урамдамы булуларын белеп тә бетермиләр. Бу нисбәттән шәһәрдәге әти-әниләр белән эшләве җиңелрәк: алар безгә балаларын билгеле бер максат белән китерәләр. Әйтик, бала сәламәт үссен, яки урамда тилмереп йөрмәсен, яки профессиональ спортчы булсын өчен китерәләр. Без моңа сөенәбез генә һәм балаларны рәхәтләнеп тәрбияләргә алынабыз, тик бу өч максат бергә тупланса - нәтиҗәсе әйбәт булачак. Ә мин соңгы нәтиҗәне күрергә (эшләргә) яратам һәм үземдә тәрбияләнүчеләрне дә шуңа этәрәм.
-Безнең яшь кикбоксчыларыбызның турнирларда җиңүләре аларны яңа уңышларга дәртләндерә, ә рингта оттыручылар исә бик нык кайгыралармы, беренче яки икенче тапкыр оттырганнан соң спорттан киткән очраклар юкмы?
-Юк. Мондый очраклар булмады һәм булмас та дип өметләнәм. Тренировкалар (өйрәнүләр) барышында тренер балаларда психологик юнәлештә җиңүгә теләк тудыра, шулай ук аларны лаеклы җиңелүгә дә әзерли: оттыру - бу да нәтиҗә бит.
БЯСМ дирекциясе һәм тренерлар составы турнирларга баруда финанс ярдәме күрсәткән өчен район хакимиятенә рәхмәт белдерә. Чөнки турнирларның күбесе спорт сыйфатында гына түгел, ә тәрбияви сыйфат та йөртә, наркомания, җинаятьчелек белән көрәш девизы астында үтә. Кикбоксинг белән шөгыльләнүчеләр үзләрен кайнар нокталарда геройларча тоталар. Бокс буенча тренер Леонид Шабалин 1990 елдан башлап 1992 елга кадәр Кавказда хезмәт иткән, хәзер, балаларны тәрбияләп һәм өйрәтеп, намуслы төстә үзенең гражданлык бурычын үти.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X