Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Егетләребез сынатмый

Спорт кешене яшәтә дә, яшәртә дә, тәнгә - сихәт, җанга дәва бирә. Шахмай урта мәктәбе укучылары гомер-гомергә спортка мөкиббән булдылар. Нинди генә ярышлар булмасын, безнең мәктәп анда катнашмый калмый. Катнашып кына түгел, призлы урыннар да алып кайта егет-кызларыбыз.

4-5 апрель көннәрендә Мамадыш шәһәрендә укучылар Спартакиадасы булып узды. Шахмай мәктәбеннән 5 егет (Абдуллин Риназ, Кашапов Әлфис, Сабиров Булат, Шәйхетдинов Ранис һәм Шагаипов Ленар) татарча көрәш буенча уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Катнашучылар саны да аз түгел - барлыгы 32 команда көч сынашты. Шуңа да карамастан, егетләребез бер дә сынатмады. Ә 8 нче сыйныф укучысы Абдуллин Риназ исә 60 кг-га кадәрге авырлык категориясендә II урын да яулап кайтты. Риназны грамота һәм медаль белән бүләкләделәр.
Алга таба исә көрәшчеләрне тагын бер сынау - Актаныш шәһәрендә узачак президент кубогы беренчелегенә ярышлар көтә. Егетләргә афәрин диясе генә кала. Уңышлар сезгә, укучылар, алга таба да сынатмагыз!
Рөстәм МИФТАХЕТДИНОВ, Шахмай авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X