Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: “Казан” Гаилә үзәге мәйданы

Чемпионат узган көннәрдә Казансу елгасы буендагы “Казан” бинасы янында музыкаль фестивальләр һәм сувенирлар ярминкәсе узачак.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Футбол буенча Дөнья чемпионаты мәдәни программасы кысаларында, “Казан” Гаилә үзәге каршындагы мәйданда берничә музыкаль программа үткәреләчәк.

15 июньдә Татарстанның халык иҗат коллективлары концерты булачак. Башлана 16.50 сәгатьтә.

Шундый ук концерт 23 июньдә дә планлаштырыла. Ул 14.00 сәгатьтә башланачак.

6 июльдә — “Братья Блюз” коллективы, Иван Фармаковский квартеты һәм Игорь Бутман квартеты (Мәскәү) катнашында музыкаль фестиваль узачак. Башлана 15.30 сәгатьтә.

10 июльдә — “Артем Айвазян Band” төркеме (Мәскәү) катнашында  музыкаль фестиваль. Тамашачылар алдында Алексей Козлов һәм “Арсенал” төркеме, шулай ук Марк Юсим (Мәскәү) чыгыш ясаячак. Башлана 19.00 сәгатьтә.

11 июльдә татар эстрадасы легендасы Әлфия Авзалова истәлегенә музыкаль программа тәкъдим ителәчәк (Россия — АКШ), бу программада ALMA (Казан) төркеме дә катнаша. Башлана 19.00 сәгатьтә.

14 июльдә — “Хитобои” коллективы (Казан), Антон Баронин һәм Давид Ткебучава квартеты (Мәскәү) һәм “Билли Новик & Band” төркеме (Санкт-Петербург) катнашында музыкаль фестиваль көтелә. Башлана 18.50 сәгатьтә.

15 июльдә узачак музыкаль фестивальгә E-Quality Quartet & Gregory Rivkin (Россия — Израиль), Guru Groove Foundation (Мәскәү) чакырылган. Башлана 18.50 сәгатьтә.

Моннан тыш, 14 июньнән 15 июльгә кадәр “Казан” Гаилә үзәге янындагы мәйданда Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм сувенирлар күргәзмә-ярминкәсе дә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X