Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җиңүләре белән сөендерәләр

    Икенче ел инде гер күтәрүчеләрнең җыелма командасы тренерлар Ринат Гатин һәм Ирек Вәлиевның коры энтузиазмнары белән, район файдасына җиңүләр һәм чираттагы медальләр яулап, ярышларда һәм турнирларда катнашып киләләр (БЯСМ-дә гер спорты бүлеге ябык), 4-6 март көннәрендә Ютазы районының Урыссу торак пунктында мәктәп укучылары: 2000 елда туган малайлар һәм кызлар, 1998-1999...

    Икенче ел инде гер күтәрүчеләрнең җыелма командасы тренерлар Ринат Гатин һәм Ирек Вәлиевның коры энтузиазмнары белән, район файдасына җиңүләр һәм чираттагы медальләр яулап, ярышларда һәм турнирларда катнашып киләләр (БЯСМ-дә гер спорты бүлеге ябык), 4-6 март көннәрендә Ютазы районының
    Урыссу торак пунктында мәктәп укучылары: 2000 елда туган малайлар һәм кызлар, 1998-1999 елда туган үсмер егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча ТР Беренчелегенә ярышлар узды. Кечкенәләр төркеме 12 (кызлар) һәм 16 кг-лы (малайлар) гер күтәрделәр. Олыраклар: кызлар - 16, егетләр 24 кг-лы гер күтәрде. Тубылгы Тау һәм Зирекле авылларыннан җыелма команда спортчылары шушы беренчелектә призлы урыннар яуладылар: Тубылгы Таудан Алинә Хәсәнова - 1 урынны (ТР-ның 5 тапкыр чемпионы булды), Алсу Вәлиева - 1 урынны (2 тапкыр чемпион), Камилә Габетдинова - 1 урынны яулап, ТР чемпионы булды (икесе дә Зирекледән).
    Өч спортчы Тубылгы Таудан: Рифат Әбдрәфыйков - 2 урында, Кристина Миронычева - 3 урында, Алия Хатыйпова олыраклар һәм кечкенәләр арасында 2 урын өчен 2 медаль яулады.
    Спортчылар һәм тренерлар шушы сәфәрне оештыруда финанс ярдәме күрсәткән өчен яшьләр эшләре һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьевага рәхмәт белдереп, киләчәктә дә хезмәттәшлек итәселәренә өметләнәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: