Көчлеләр үрләр яулый
12 ноябрьдә "Олимп" УСЗ да Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек тарафыннан оештырылган Яңа Чишмә районы башлыгы призына милли көрәш буенча Яңа Чишмә муниципаль районы беренчелегенә һәм ачык Чемпионатлар үткәрелде. Чарада 64 көрәшче - 4 район вәкилләре көч сынашты. Ярышларны безнең районда туып үскән, билбау көрәше буенча Үзбәкстан чемпионы,...
12 ноябрьдә "Олимп" УСЗ да Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек тарафыннан оештырылган Яңа Чишмә районы башлыгы призына милли көрәш буенча Яңа Чишмә муниципаль районы беренчелегенә һәм ачык Чемпионатлар үткәрелде. Чарада 64 көрәшче - 4 район вәкилләре көч сынашты.
Ярышларны безнең районда туып үскән, билбау көрәше буенча Үзбәкстан чемпионы, милли көрәш буенча күп тапкырлар Рәсәй һәм ТР чемпионы, мәртәбәле кунак Габбас Әхмәдиев ачып җибәрде. Ул спортның шушы матур төре белән мавыгулары өчен егетләрне мактап алды, ярышларда яшь катнашучыларга җиңү теләде. Аларны район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде, башка малайлар да алардан үрнәк алырлар, дигән өмет белдерде, чөнки спортны үстерү өчен районда барлык шартлар да булдырыла. Химаяче Шәүкәт Госсаметдинов җиңүче командага төп приз - 80 килограммлы тәкә вәгъдә итте.
Әле күптән түгел генә үзләренең тренерлары җитәкчелегендә шөгыльләнүче, инде шактый тәҗрибә туплаган 14-15 яшьлек һәм яңа гына шөгыльләнә башлаган - кечкенә сыйныф укучылары бик матур көрәш алымнары күрсәттеләр.
Беренчелек түбәндәгечә ачыкланды: 1994 нче елда туучылар һәм кечерәкләр арасында 9 авырлык категориясендә, 1993 елгы яшүсмерләр һәм өлкәнрәк - 3 авырлык категориясендә ярыштылар. Барлык командалар югары хәзерлектә булуларын күрсәттеләр. Көрәшчеләр шәхси зачетка очколар тупладылар, бу очколар командалар исәбенә керде. 10 сәгатькә сузылган ярышлардан соң 12 комплект бүләкләрнең 8 ен (алтынны) яңачишмәлеләр һәм 4сен - Чирмешән кунаклары яулады; 8 көмешне - кабат ярышлар хуҗалары, 3 - чирмешәнлеләр һәм 1 - Аксубай командасы яулады. "Бронза" түбәндәгечә бүленде: 6сы - яңачишмәлеләрдә, 4се - аксубайлыларда һәм 2се - чирмешәнлеләрдә. Гомуми исәптә иң күп очколарны - 112 - Яңа Чишмә командасы җыйды һәм ярышларның баш хөкемдары Илгизәр Гайнуллин бу команданы иң көчлесе дип игълан итте. Барлык призерларга дипломнар һәм акчалата бүләк, ә җиңүче командага кубок һәм төп приз - тәкә тапшырылды.
Яңачишмәлеләрнең уңышы законлы, чөнки БЯСМ тренерлары спортның әлеге төренә зур игътибар бирәләр. Районның барлык авыл җирлекләрендә дә (Акъяр, Шахмай, Тубылгы Тау һ.б.) милли көрәшнең үз чемпионнары бар. Яшь спортчылар зур теләк белән шөгыльләнәләр. 2011 елның сентябреннән "Олимп" УСЗ да секция ачылды, аны тренер Айнур Әхмәтвәлиев алып бара. Ул да шулай ук үз укучылары белән берлектә район данын яклады, аның шәхси исәбендә "алтын" бар. Менә яңачишмәлеләрнең - ярыш геройларының исемнәре: Шәйхурисламов Радис, Галимов Илфат, Миннебаев Динар, Нуретдинов Дилүс, Әхмәтвәлиев Нәзир, Җәләлетдинов Илшат, Госсаметдинов Айдар, Миннебаев Ленар, Гыйматдинов Линар, Сабиров Рәшит, Мифтахетдинов Ранис, Хәлиуллин Линар, Лотфуллин Рәмзил, Мусин Булат, Сәхәбиев Булат, Заһретдинов Раил, Әхмәтвәлиев Айнур, Ганиев Айгиз, Әхмәтвәлиев Илнур, Гыймадиев Раил. Афәрин, егетләр, булдырасыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев