Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кискен көрәштә призер булганнар

Мамадышта 1999-2000 елда туган яшүсмерләр арасында үткән Татарстан Беренчелегенә милли көрәш буенча ярышларда безнең көрәшчеләр ике өченче урыннарны яулаганнар. Шуларның беренчесе, Шахмай мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Риназ Абдуллин (ул үзе Чертуштан) тәҗрибәле спортчы - үткән елда укучылар арасында узган Спартакиадада ул икенче урынны яулаган булган (аның тренеры физкультура укытучысы Рөстәм...

Мамадышта 1999-2000 елда туган яшүсмерләр арасында үткән Татарстан Беренчелегенә милли көрәш буенча ярышларда безнең көрәшчеләр ике өченче урыннарны яулаганнар.
Шуларның беренчесе, Шахмай мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Риназ Абдуллин (ул үзе Чертуштан) тәҗрибәле спортчы - үткән елда укучылар арасында узган Спартакиадада ул икенче урынны яулаган булган (аның тренеры физкультура укытучысы Рөстәм Мифтахетдинов). Командада аның дусты Акбүре мәктәбеннән Рәфис Нуриев (тренеры - Рузил Әхмәтвәлиев) әле яшьрәк һәм ТР Беренчелегендә өченче урын аның беренче зур уңышы.
-Быел көрәшергә авыррак булды, - дип сөйли Риназ Абдуллин. - Спортчылар күбрәк иде - барлыгы 328, көндәшләр дә тәҗрибәлерәк һәм ныклап әзерләнгәннәр. Әмма, авырлыкларга карамастан, кискен көрәштә без барыбер алдынгы урыннарны яуладык.
Булдырасыз, егетләр! Без аларга һәм аларның тренерларына яңа спорт җиңүләре телибез.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев