Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кызу уеннар

Үт­кән шим­бә­дә "О­лимп" УСЗ-да ир-ат­лар ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да ми­ни-фут­бол бу­ен­ча ТР бе­рен­че­ле­ге­нең икен­че ту­ры зо­на уен­на­ры үт­те.

Бу көн­не бар­лы­гы 5 матч уй­нал­ды. Чир­ме­шән ко­ман­да­сы бик уңыш­лы чы­гыш яса­ды, ул ак­су­бай­лы­лар­ны 1:0, әл­ки­ле­ләр­не 5:4 исә­бе бе­лән от­ты. Без­нең ра­йон фут­бол­чы­ла­ры исә уен­ны 4:1 исә­бе бе­лән Бол­гар ко­ман­да­сын җи­ңеп ыша­ныч­лы баш­лап җи­бәр­де­ләр, тик икен­че уен­да 1:2 исә­бе бе­лән ак­су­бай­лы­лар­га от­тыр­ды­лар. Бу уен­да без­не­ке­ләр исәп­не азак­та ти­гез­ли дә ал­ган бу­лыр­лар иде, тик пе­наль­ти­ны кер­тә ал­ма­ды­лар. Бол­гар һәм Әл­ки ко­ман­да­ла­ры ара­сын­да­гы та­гын бер уен 1:1 исә­бе бе­лән тө­гәл­лән­де. 19 фев­раль­дә Бол­гар­да без­нең фут­бол­чы­лар әл­ки­ле­ләр һәм чир­ме­шән­ле­ләр, ә 3 март­та Бол­гар бе­лән Ак­су­бай ко­ман­да­ла­ры бе­лән оч­ра­ша­чак­лар. Уен нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча 1 һәм 2 урын­нар­ны яу­ла­ган ко­ман­да­лар бе­рен­че­лек­нең фи­нал өле­ше­нә чы­га­чак­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X