Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Лаеклы көрәшче үсә

    Акъяр авылында яшәүче яшь көрәшче, Шахмай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илфат Гыйрфанов Татарстан беренчелегендә лаеклы чыгыш ясап, мактаулы 3 урынны яулаган. Илфат милли көрәш белән күп тапкырлар район Сабан туйларында батыр калган, тренер Илгизәр Гайнуллинда биш ел шөгыльләнә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Һәм менә 1998-1999 елларда туган яшүсмерләр арасында ТР...

    Акъяр авылында яшәүче яшь көрәшче, Шахмай мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Илфат Гыйрфанов Татарстан беренчелегендә лаеклы чыгыш ясап, мактаулы 3 урынны яулаган. Илфат милли көрәш белән күп тапкырлар район Сабан туйларында батыр калган, тренер Илгизәр Гайнуллинда биш ел шөгыльләнә һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.
    Һәм менә 1998-1999 елларда туган яшүсмерләр арасында ТР беренчелегендә "Татарстан яшьләре" газетасы призына безнең район командасы составында ул лаеклы чыгыш ясаган. Ярышлар 3-5 мартта Алабугада үткән. 41 команда арасында безнең район 27 нче урынны яулаган.
    90 кг-га чаклы авырлык категориясендә 20 дән артык көрәшче булган. Илфат бик матур көрәшкән, үзенең берничә көндәшен егып, нәтиҗәдә 3 урынны яулаган. Аны медаль, 3 нче дәрәҗә диплом һәм акчалата премия белән бүләкләгәннәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: