Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Медаль белән кайтканнар

11 декабрьдән 14 енә чаклы Бөгелмәдә 1996-2000 елда туган яшүсмерләр арасында кикбоксинг буенча ТР Чемпионаты булып үтте.

Безнең команда әлегедәй зур ярышта беренче тапкыр чыгыш ясады, шуңа да карамастан, алар аннан биш көмеш медаль алып кайттылар.
Чемпионатта Татар-станның күп кенә районнарыннан һәм зур шәһәрләреннән 12 авырлык категориясе буенча 188 спортчы ярышты. Безнең егетләр барысын да таң калдырды: шушы кыска гына вакыт эчендә (спортның әлеге төре белән нибары 4 ай гына шөгыльләнәләр) мондый нәтиҗәләргә алар ничек ирешкәннәр соң. Аларның тренерлары Леонид Шабалин алар белән махсус методика буенча шөгыльләнә, бәлки шуңадыр да. Һәм, әлбәттә инде, малайларның үзләренең теләкләре булу һәм җиңүгә омтылулары да зур роль уйный. Шахмай мәктәбеннән Ранис Баһауетдинов һәм Әлфис Кашапов, Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Александр Скоков белән Данил Селиверстов, Яңа Чишмә гимназиясеннән Арут Арутюнян үз авырлык категорияләрендә көмеш медальгә лаек булганнар. Аларның барысы да медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр. Спорттагы уңышлары һәм җиңү яулаулары өчен аларга зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев