Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме

9 февральдә Яңа Чишмә районында “Рәсәй чаңгы юлы – 2019” Бөтенрәсәй спорт акциясе кысаларында “Татарстан чаңгы юлы – 2019” булып узды, анда 1000 нән артык кеше катнашты.

Яңа Чишмәдә чаңгы спортын яратучылар һәм чаңгычы-спортчылар “Попов почмагы”нда “Сосновка” чаңгы базасында җыелды: бу төрле яшьтәге мәктәп укучылары һәм зурлар – район үзәгендәге учреждение һәм оешмалар хезмәткәрләре, пенсионерлар. Яңа чаңгы базасында кышкы бәйрәм икенче тапкыр үткәрелә һәм аны оештыру өчен монда барлык шартлар да бар: чаңгыны сайлап алу мөмкинлеге зур, уңайлы кафе, йомшак диваннар белән җылы холл һәм чишенү бүлмәсе. Бәйрәмне Яшьләр эшләре буенча бүлек, БЯСМ оештырган, ә химаячесе – “Бердәм Россия” партиясенең Яңа Чишмә бүлеге.
Ярышлар башланганчы РМЙ артистлары концерт программасы белән чыгыш ясады, аннары район башлыгы Вячеслав Козлов һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Андрей Абрамов спортчыларны һәм спортны яратучыларны сәламләделәр. Алар ярышта катнашучыларны бәйрәм белән котладылар, уңышлы старт, сәламәтлек һәм шәп кәеф теләделәр.
Иң беренче булып 6-8 яшьлек, ә аннары 9-10 яшьлек балалар старт алды. Өченче сыйныф укучысы Диана Еронтьева фиништан соң “Татарстан чаңгы юлы”нда икенче тапкыр катнашуы һәм бу аңа бик ошавын сөйләде. Үзләренең йортлары тирәсендә ул бик еш чаңгыда йөри, чаңгыларны ул абыйсыннан ала, чөнки үзенеке юк икән.
Биш узышта чаңгычылар 1 км дистанцияне уздылар (балалардан кала). Әлбәттә, егылулар да булды, чаңгы таяклары да сынды, әмма көрәш җитди иде: һәркайсы җиңәргә теләде яки чаңгы эзеннән читкә тайпылмаска тырышты. Ә кайчакта ярышлар кызып кына киткән мәлдә “Кем тизрәк” дигән уй финишка җитәргә соңгы 2-3 метр ара калгач та пәйда булгалады. Ничек кенә булмасын, барысы да булдыра алганча, көчләреннән килгәнчә башкарып чыга алды.
Әлбәттә, зурлар арасында спортның бу төрендә үзенең даими лидерлары бар. Мисал өчен, “Теремок” балалар бакчасы хезмәткәре Гөлнур Адиева быел әлеге чаңгы ярышында бишенче мәртәбә җиңү яулады. Менә шундый шәп спорт формасын ничек саклап тора ала икән соң ул?
- Көн саен эштән соң 2-3 км чаңгыда йөрим, якшәмбе көннәрендә иртә белән, - дип сөйли ул.  – Кар төшү белән сезонны ачып җибәрәм. Спортсыз булдыра да алмыйм, ә чаңгы – бу гомумән минем иң яратканым. Тик быел трассада узу кыенрак – кар бик күп.
Катнашучыларның күпчелеге стартка гаиләләре белән чыккан иде. - Чаңгы базасындагы ярышларда беренче тапкыр катнашам, - дип сөйләде Яңа Чишмә башлангыч мәктәп хезмәткәре Надежда Лосева. – әтидән аермалы буларак, әлегә урыннар яуламадым, аның – 3 урын. Яхшы һава торышында без аның белән үзебезнең Мишеньдәге күлдә чаңгыда йөрибез.
Шулай итеп, кемнәр соң алар көн геройлары? Малайлар, яшүсмерләр, кызлар, ир-атлар, хатын-кызлар арасында 1, 2, 3 урыннар алучыларның исем-фамилияләре: Владимир Пашутин, Илья Сорокин, Сәйдәш Хираҗев, Камилә Кадымова, Полина Манченко, Диана Еронтьева (6-10 яшь); Булат Хәйруллин, Максим Пузиков, Ваган Азарян, Александр Скоков (Ваган һәм Александр – икесе дә 3 урын призерлары), Ангелина Федорова, Ангелина Денисова, Полина Ружьева (11-14 яшь); Рәкыйп Зиннуров, Данил Хорьков, Роман Лихачев, Элеонора Федорова, Яна Качур, Анастасия Паньшина (15-17 яшь); Максим Пузиков, Юрий Исаев, Александр Кузнецов, Диләрә Вәгыйзова, Марина Былинкина, Вера Новикова (18-39 яшь); Олег Зевакин, Николай Реутов, Иван Лосев, Елена Тухтаманова, Гөлнур Адиева, Вера Вәлиуллина һәм Наталья Коновалова (Вера һәм Наталья – икесе дә 3 урын призерлары) – 39 яшьтән өлкәнрәкләр. 
Медальләр һәм дипломнар алучылар арасында үткән елда җиңүчеләр һәм призерлар да байтак иде. Алар арасында апалы-сеңелле Федоровалар, Яна Качур, Владимир Пашутин, Ваган Азарян, Булат Хәйруллин, Рәкыйп Зиннуров һ.б. атадылар. Узган елгы “Чаңгы” ярышында җиңүчеләрнең фамилияләре ярышлар башланыр алдыннан сәламләү өлешендә дә яңгырады. Кем белә, бәлки хәзерге ярышларда катнашучыларның кайберләре өчен әлеге стартлар булачак чаңгы спорты карьерасының  башлангычы да булыр әле, ярышларда җиңү аларга бу турыда хыяллану хокукы бирә дә инде.
Өлкәнрәк яшьтәгеләр дә яшьләрдән калышмыйлар, алар ел саен призлы урыннар яулыйлар, болар: Олег Зевакин, Наталья Коновалова, Марина Былинкина һ.б.
“Иң яшь катнашучы” Әмир Нургатин да үзенең беренче бүләген алуга бик шат иде һәм, әлбәттә инде, “Иң өлкән катнашучы” Рәислям Якупов та чираттагы бүләккә лаек булды.
Ярышларда катнашучылар үзләрендә көч-куәт, сәламәтлек, яхшы кәеф тойдылар, боларның барысын да безгә чаңгы спорты бүләк итә. Бу көнне барлык авыл җирлекләрендә дә бәйрәмне чаңгы ярышы белән билгеләп үттеләр.

Ольга ИВАНОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X