Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Спорт һәрчак юлдаш

    16 апрельдә районда, Җирле үзидарә көненә багышлап, БЯСМ һәм яшьләр эшләре бүлеге авыл җирлекләре арасында оештырган спартакиада шул девиз астында үтте.

    Спартакиадада спортның 8 төре буенча 14 команда катнашып, гер күтәрү (ир-атлар), аркан тарту, өстәл теннисы, шашка, озынлыкка сикерү, бадминтон, йөзү буенча көч сынаштылар. Спартакиаданы ачып, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева һәммәсен Җирле үзидарә көне белән котлап, спартакиадада катнашучыларга җиңүләр, сәламәтлек һәм спорт казанышлары теләделәр.
    Киеренке көрәштән соң спортның һәр төре буенча шәхси исәптә җиңүчеләр ачыкланды, алар үз командаларының очколарын ишәйттеләр. Шәхси исәптә иң яхшылары: урыннан озынлыкка сикерүдә - Илшат Хәкимов (Әдәмсә) һәм Эльвира Кәлимуллина (Шахмай АҖ), шашка - Алия Галиева (Әдәмсә) һәм Евгений Тихонов (Чуаш Чабаксары), өстәл теннисы - Артур Холин (Яңа Чишмә) һәм Римма Сәлахова (Зирекле), бадминтон - Раил Гыйбадуллин (Әдәмсә) һәм Нина Сердюк (Архангел Бистәсе), йөзү - Алексей Чесноков һәм Евгения Конанерова (Яңа Чишмә), гер спорты - Рузил Әхмәтвәлиев, Евгений Леонов һәм Вячеслав Кузнецов (Яңа Чишмә), аркан тартышу - Зирекле АҖ.
    Нәтиҗәдә Яңа Чишмә АҖ командасы - 1 урынны, Зирекле АҖ командасы -2, Шахмай АҖ командасы 3 урынны яулады.
    -Ярышларга барлык командаларның да яхшы әзерләнүләрен билгеләп үтәсе, үз командаларын оештырып, яхшы әзерли алган, үзләренең һәм үз халкының сәламәтлегенә битараф калмаган барлык авыл җирлекләре башлыкларына рәхмәт белдерәсе килә, - диде Ольга Лаврентьева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: