Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь боксчылар рекорд куйдылар

Бокс буенча ике турнирда - Афанас поселогында үткән республика һәм Рус Акташында үткән матч очрашуында Яңа Чишмә районы боксчылары беренче урыннар яулап, рекордлы күрсәткечкә ирештеләр.

Афанаста турнир Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы, Кама Аланы, Яңа Чишмә, Менделеев районнарыннан һәм Байлар Сабасыннан килгән 2004-2008 елгы яшь спортчылар арасында үтте. Безнең командада 6 боксчы катнашты. Киеренке көрәш ике көн дәвам итте. Нәтиҗәдә биш беренче урынны безнекеләр яулады. Болар - Гор Туманян, Булат Хәйруллин, Газиз Шамазов, Юрий Стариков, Александр Скоковлар.
Рус Акташы авылында матч очрашуында Әлмәт, Яр Чаллы, Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Рус Акташыннан 70 тән артык спортчы катнашты. Нәтиҗәсе - бик шәп, безнең егетләр - Булат Хәйруллин, Ваган Азарян, Газиз Шамазов, Никита Кузнецов, Юрий Стариков, Данил Пасичник, Роберт Арутюнян, Арут Арутюнян, Илья Карпов - кабат беренче урыннарда. Көмеш призер ияләре дә безнең спортчылар. Алар дүртәү: Кирилл Козлов, Данил Хорьков, Илья Бешенцев, Александр Скоков.
Яшь боксчыларны һәм аларның тренеры Леонид Шабалинны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X