Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшьләр уңышы

    Үткән атнада февраль һәм март айларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк ведомство карамагындагы учреждение директорлары, тренерлар составы һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашында спортта һәм яшьләр сәясәтендә булган эш-гамәлләргә йомгак ясалды.

    -Февраль-март айларында БЯСМ-дә тәрбияләнүчеләр район, республика һәм Рәсәй күләмендә үткән 16 спорт-массакүләм чарада катнаштылар, - дип сөйләде үз чыгышында БЯСМ директоры Валерий Кузнецов. -Йөзүчеләрнең уңышлары зур: районара 4 һәм республика ярышларында алар 7 алтын, 6 көмеш һәм 8 бронза медаль яуладылар. Өчесе яшүсмерләр разрядыннан олылар разрядына күчте (күтәрелде), башкаларына 1-3 категория яшүсмерләр разряды тапшырылды.
    Боксчылар февраль аенда бокс буенча Бөтенрәсәй турнирында 5 беренче һәм 3 икенче урынны яуладылар. Яр Чаллы белән Яңа Чишмә командалары арасында матч очрашуында безнең 14 спортчының 7-се җиңү яулады. Тагын Бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге ике турнирда алар 5 беренче, 4 - икенче һәм 5 өченче урынны яуладылар.
    Милли көрәш буенча тагын Татарстан беренчелегендә яшүсмерләр арасында бер бронза медаль яуланды.
    Бадминтонда БЯСМ дә шөгыльләнүче 26 бала спорт разрядын үтәде: 21 се - I-III категория яшүсмерләр, ә 5 се - олылар разрядында.
    Физик мөмкинлекләре чикле балалар белән шөгыльләнүче тренер Ольга Роменская йөзүнең әлеге балаларга бик файдалы булуы турында сөйләде. Дүртесе сәламәт балалар шөгыльләнә торган төркемгә күчкән, башкаларында да алга китеш сизелә. ДЦП авырулы бер кыз бала мартта беренче тапкыр йөзү буенча ярышларда катнашып, лаеклы чыгыш ясады.
    "Бердәм Рәсәйнең Яшь гвардия" иҗтимагый оешма рәисе Светлана Мартышова һәм "Аграр яшьләр берләшмәсе" рәисе Евгения Янова әлеге оешмаларның эшләре турында отчет тоттылар һәм якын киләчәккә булган бурычларны әйттеләр.
    Уку елының калган чорына яшьләр һәм спорт оешмаларына конкрет бурычлар билгеләп, Валентина Семеняк киңәшмәгә йомгак ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: