Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар бәйрәм итте

Яңа Чиш­мә ра­йо­ны мәк­тәп­лә­рен­нән һәм һө­нә­ри учи­ли­ще­дан сә­ләт­ле 100 уку­чы ба­ла РМЙ­га Яңа ел бәй­рә­ме­нә ча­кы­рыл­ган. Бу "РИТЭК" ААҖ­нең чи­рат­та­гы хәй­рия ак­ци­я­се иде. Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

"РИТЭК" ААҖ проф­со­ю­зы вә­кил­лә­ре һәм Яңа Чиш­мә ра­йо­ны баш­лы­гы Вя­чес­лав Коз­лов рес­пуб­ли­ка бу­ен­ча үт­кә­рел­гән төр­ле кон­курс­лар­да һәм олим­пи­а­да­лар­да җи­ңү­че­лә­р, дип­ло­мант­ла­р һәм лау­ре­ат­лар­ны, уку ал­дын­гы­ла­рын якын­ла­шып ки­лү­че Яңа ел бе­лән кот­ла­ды­лар.

Мон­дый та­ма­ша­ның ра­йон­да бул­га­ны юк иде әле: бәй­рәм ча­ра­сы бу­са­га­дан ук баш­лан­ды, ба­ла­лар­ны әки­ят ге­рой­ла­ры һәм ша­ма­кай (клоун) - кар­шы ал­ды. Ка­зан те­атр-цирк сту­ди­я­се ар­тист­ла­ры РМЙ фо­йе­сын­да уку­чы­лар­ны чол­гап алып, бер­се алар­ны би­ер­гә ча­кыр­ды, икен­че­се - төр­ле-төр­ле шар­лар та­рат­ты, кай­сы­дыр "бә­хет" сте­на­сын­да үзе­нең яңа ел те­ләк­лә­рен язып кал­ды­рыр­га тәкъ­дим ит­те, кай­бер­лә­ре исә кыз­лар­ның бит­лә­ре­нә кы­зык­лы рә­сем­нәр яса­ды. Шун­нан, зал­да урын ал­ган­нан соң, сәх­нә­дә та­ныл­ган те­ле­ви­зи­он шоу - тап­шы­ру­лар­га па­ро­ди­я­ләр үт­кәр­гән­дә уку­чы­лар да алар­да бик те­ләп кат­наш­ты­лар. Ан­на­ры Кыш ба­бай бе­лән Кар кы­зы да пәй­да бул­ды, чыр­шы­да ут­лар ка­бын­ды һәм кү­ңел ачу дә­вам ит­те, ба­ла­лар ша­ян кон­курс­лар­да, би­ю­ләр­дә кат­наш­ты­лар. Бәй­рәм­дә "Шеш­мин­ка" ан­самб­лен­дә­ге ба­ла­лар ае­ру­ча ае­ры­лып тор­ды, алар хәт­та Ка­зан ар­тист­ла­рын да шак­ка­тыр­ды­лар. Ак­тив ба­ла­лар бар җир­дә дә ак­тив шул, әм­ма бәй­рәм­не оеш­ты­ру­чы­лар­га һәм ар­тист­лар­га да ти­еш­ле бәя би­рер­гә ки­рәк - ба­ла­лар­ны дәрт­лән­де­рә бе­лә­ләр икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X