Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар мәйданчыгында кайчан тәртип булыр?

Редакциягә Әдәмсә авылындагы бердәнбер балалар мәйданчыгы фоторәсеме белән хат юллаганнар. Әлеге рәсемнән күренгәнчә, монда инде кеше күптән аяк басмаган. Аны үлән каплап алган, тирә-ягы киртәләп алынмаган.

-Мәйданчык күптән авария хәлендә. Таганнар ватык, таучыклар күгәргән, карусель янтайган. Өстәвенә мәйданчык җайсыз урында төзелгән. Анда эләгү өчен таудан төшәргә кирәк, ә кечкенә бала белән бу бик уңайсыз - егылуың ихтимал. Клуб янәшәсендә буш урын күп һәм мәйданчыкны шунда күчерергә, тирәсен тотып алырга буладыр, - дип хәбәр итәләр хатта.
-Әдәмсәдә балалар байтак, хәтта балалар бакчасына чират та бар, әмма кичләрен аларга уйнар урын юк. Бер сүз белән әйткәндә, мәйданчыкка җирле власть тарафыннан игътибар таләп ителә, югыйсә анда бар нәрсә җимерелеп юкка чыгачак. Ни өчен соң башка авыл җирлекләрендәге балалар мәйданчыкларында тәртип? - дип сорый хатта яшь ана.
Әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорап без (редакция) Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котовага мөрәҗәгать иттек:
-Мәйданчыкны без һәрвакыт карап тордык, әмма быел күп вакыт һәм игътибар зиратны һәм чишмәне төзекләндерүгә бирелде, кызганычка каршы, балалар мәйданчыгы игътибардан читтәрәк калды. Хәзерге вакытка мәйданчык чүп үләннәреннән арындырылды. Карусельны без ел саен бетонлыйбыз, быел да ул эшне башкарачакбыз. Таучыклар һәм башка архитектура формаларын без апрель аенда ук буйый башладык, тик буяу сыйфатсыз булганга эшне туктатып торырга туры килде. Акча табып, бу эшне төгәлләргә җыенабыз. Кызганычка каршы, песочница өстендәге күбәләкне һәр елны ваталар, аны гел көйләп торырга туры килә. Ватылган таганны төзәтергә тырышып карадык, тик эретеп ябыштыручы бу эшкә алынмады, чөнки конструкция башта ук ышанычлы булмаган: терәк торбалар нык түгел. Шунлыктан таганны сүтәргә кирәк, балалар сәламәтлеге һәм гомере өчен җаваплылыкны мин үз өстемә ала алмыйм. Мәйданчыкны тотып алуга килгәндә - бу зур чыгымнар сорый, безнең андый акчаларыбыз юк. Балалар мәйданчыгының уңайсыз җиргә урнашуы белән килешәм, аны клуб тирәсендә ясау идеясы әйбәт, миңа да бу хакта күптән әйтә киләләр. Бүгенге көнгә иң әйбәт юл - республика грантларында катнашып, откан акчага клуб янында яңа, заманча балалар мәйданчыгы төзү кирәк. Һәм без бу ниятне тормышка ашырырга тырышачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X