Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иҗтимагый оешмалар Татарстан Президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнехановны күрсәтә башладылар

12 майда җәмәгатьчеләр президентлык праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүгә старт бирелүен хәбәр иттеләр. Бу праймеризларның үзенчәлеге шунда ки, бу - Рәсәйдә беренче мәртәбә президентлыкка алдан тавыш бирү. Аннан кала, Татарстан илдә югары вазыйфаи зат вазыйфасына кандидат күрсәтү өчен алдан партия эчендә тавыш бирүне оештыручылар буларак җәмәгатьчеләр катнашкан беренче төбәк. Бүгенгесе...

12 майда җәмәгатьчеләр президентлык праймеризында катнашу өчен кандидатлар күрсәтүгә старт бирелүен хәбәр иттеләр.
Бу праймеризларның үзенчәлеге шунда ки, бу - Рәсәйдә беренче мәртәбә президентлыкка алдан тавыш бирү. Аннан кала, Татарстан илдә югары вазыйфаи зат вазыйфасына кандидат күрсәтү өчен алдан партия эчендә тавыш бирүне оештыручылар буларак җәмәгатьчеләр катнашкан беренче төбәк.
Бүгенгесе көнгә берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазыйфасына республикабызның эшләп килүче башлыгы Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын күрсәтергә карар кабул иттеләр. Җәмәгатьчеләр республиканың алгарышлы үсеше һәм Татарстанның күп өлкәдә алда баруы - Рөстәм Нургали улының хезмәте, дип билгеләп үтәләр. Шулай итеп, иҗтимагый оешмалар вәкилләре Р.Н. Миңнехановка ышаныч белдереп, аның республиканың үсешенә юнәлтелгән стратегиясен хуплыйлар.
Кандидатлар күрсәтү 13 майдан 5 июньгә чаклы узачак. Кандидатуралар "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итү турында килешүе булган иҗтимагый оешмалар тарафыннан күрсәтелергә мөмкин. Праймеризда үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә катнаша алалар. Президентлык праймеризында катнашуга заявка бирүнең соңгы көне - 5 июнь. Праймеризда җиңү яулаган кандидатны "Бердәм Россия" рәсми рәвештә Татарстан Президентлыгына күрсәтәчәк. Барлык праймеризларның төп бурычы - сайлауларның ачык булуын тәэмин итү, ягъни һәр татарстанлы алдан тавыш бирү барышын күзәтү яки выборщик сыйфатында анда турыдан-туры катнаша алу мөмкинлегенә ия булачак. Шул максаттан www. праймериз- РТ.РФ[1] сайты булдырылган. Татарстан Президентын сайлау көнендә, 14 сентябрьдә җирле власть органнарына депутатлар да сайланачак. Әлеге максаттан депутатлыкка кандидатлар һәм выборщиклар белән очрашулар үткәреп, муниципаль праймеризга тавыш бирү башланды. "Бердәм Россия" партиясенең депутатлык праймеризы 12 майда старт алды һәм ул ай азагына чаклы дәвам итәчәк. Партия эчендә тавыш бирүдә партия әгъзалары, шулай ук башка иҗтимагый оешма вәкилләре катнаша алачак.
Праймеризга йомгак ясау 10 июньгә чаклы дәвам итәчәк. Шуннан соң ук сайлауларга кандидатлар күрсәтү процедурасы башланачак. Алар исә җирле партия бүлекләренең 18 июньнән 30 ына чаклы узачак партия конференцияләрендә расланачак. Яңа Чишмә районында алдан партия эчендә тавыш бирү 7 авыл җирлегендә узды инде. Вәкиллекле җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатлар выборщиклар белән Архангел, Шахмай, Акбүре, Акъяр, Буревестник, Екатерина, Красный Октябрь авыл җирлекләрендә очраштылар. Кандидатлар исемлегенә оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр, укытучылар, социаль хезмәткәрләр, шулай ук иҗтимагый оешма вәкилләре кертелгән. Выборщиклар да төрле эшчәнлек тармагында эшләүче төрле яшь кешеләре.
Мисал өчен, Шахмай авыл җирлегендәге праймеризда авылны төзекләндерү проблемалары, юллар төзү, социаль проектларны тормышка ашыру, яшь белгечләр өчен уңайлы шартлар булдыру турында сөйләделәр.
Кандидатларның һәркайсы үз чыгышында выборщикларга һәм башка авылдашларына нәкъ менә ул үз эше белән депутат постында якындагы биш елда туган авылына файда китерергә сәләтле булуын исбатларга тырышты. 20 майга 254 выборщик 63 кандидат белән очрашкан инде, шуларның 22 се үзләрен депутат итеп сайлаган очракта үзләренең программаларын тәкъдим иткән. Мондый очрашуларны авыл җирлекләренең барлык 15 мәйданчыгында да үткәрү планлаштырыла.
Районда алдан партия эчендә тавыш бирүдә барлыгы 584 выборщик катнашачак, җирле дәрәҗәдәге 111 депутат сайланачак.
Тавыш бирүләрнең соңгы нәтиҗәләре июнь урталарында игълан ителәчәк, дип билгеләп үтте безнең белән әңгәмә барышында сайлауларны үткәрү буенча районның оештыру комитеты рәисе, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X