Күңелләре картаймый
Гомер буе бөтен барлыгын хезмәткә, җәмгыятькә багышлаган шәхесләр, лаеклы ялга чыксалар да, шушы җәмгыятьнең бер өлеше булып калалар һәм җәмгыятьне үстерүдә актив катнашуларын дәвам итәләр. 27 гыйнварда районның ветераннар (пенсионерлар) Советы җәмәгать оешмасы Пленумының утырышында катнашучылар шул хакта сөйләделәр. Лариса ФЕДОРОВА
Пленум утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов, "Роспотребнадзор" федераль хезмәте җитәкчесе Марина Патяшина, авыл җирлекләре башлык-лары, район хезмәтләре: социаль яклау, пенсия фонды бүлекләре, РҮХ җитәкчеләре, авыллардагы пенсионерлар Советы рәисләре катнашты, утырышны районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков алып барды.
Советның эше турындагы отчет докладында Александр Александрович ветераннар һәм пенсионерлар өчен тормышларында яңа чор башлана (бара), алар буш вакытларын җәмгыятьне үстерүгә багышлый алалар, дип билгеләп үтте. Чыгыш ясаучы атап үткән район активистлары - ветераннар: Мидхәт Газыймов, Анастасия Козлова, Кадрия Гатина, Владимир Слимов кебекләр хезмәткә намуслы мөнәсәбәт үрнәге булып торалар, яшьләргә йогынты ясыйлар. Ветераннарның балалар белән очрашып үзләренең авыр балачаклары, яшьлекләре, сугыш, намус турында сөйләүләре моңа мисал була ала, диде ул. Район пенсионерлары үсеп килүче буынны рухи, патриотик тәрбияләү белән бәйле барлык чараларда катнашалар, күбесе үзләре сәламәт яшәү рәвеше алып баралар һәм моңа авылдашларын да дәртләндерәләр, үзешчән сәнгатьтә катнашалар һ.б. А.А. Скоков үзенең чыгышында барлык пенсионерларны борчыган проблемаларны да бәян итте - сәяси репрессия корбаннары һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә һәйкәлләр торгызу, Җиңү паркын булдыру, шулай ук ветераннар Советы проблемасы - кабинет булмауны да әйтеп үтте, шул кабинетта алып куелган оештыру техникасын урнаштырырга һәм гражданнарны кабул итәргә мөмкин булыр иде.
Вячеслав Михайлович Козлов үзенең чыгышында ветераннар оешмалары башкарган эшләр аркасында хәзер күпчелек мәсьәләләр хәл ителгән: ветераннарның җирле Советы рәисе һәм авыл җирлеге башлыгы арасында үзара аңлашу булган җирдә өлкән буынның социаль-икътисадый мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге бар, дип билгеләп үтте.
Хәзер район җитәкчелеге өлкәннәр өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итә: авыллардан районга бару һәм кайту өчен кимендә 2 берәмлек җәмәгать транспорты булдырырга, саклык банкы бүлекчәләре булмаган авылларда "Тәгәрмәч өстендәге Саклык банкы" оештырырга кирәк.
Пленум утырышына чакырылучылар үзләренең сорауларын да җиткерделәр, тик сораулар аз һәм җиңел хәл ителә торган иде. Бу исә ветеран оешмаларының информацион эшен тагын бер кат раслый дигән сүз.
Утырышта катнашучылар район дәрәҗәсендәге аралашудан канәгать калдылар һәм РМЙ артистлары башкарган матур җырлардан рәхәтлек алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев