Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Пенсия законнарында яңалык

2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк пенсия законнарындагы төп үзгәрешләр турында мәгълүматый-аңлату эшләрен киңрәк алып бару максатында РПФ бүлеге Яңа Чишмә районында социаль яклау бүлеге, "Шешмадорстрой+" ҖЧҖ, ветеринария берләшмәсе, "Просто молоко" ИК ҖЧҖ, "Газпром Трансгаз" ҖЧҖнең хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрде.

Очрашуда катнашучыларга пенсия хокукларын формалаштыруның яңа кагыйдәләре, иминият взнослары тарафыннан һәм булачак пенсия күләмен арттыру алымнары турында (шул исәптән пенсияләргә дәүләт өстәмә финанслау Программасы кысаларында) мәгълүматлар бирелде.
Моннан кала, РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева кадрлар бүлекләре өчен кирәкле таләпләрне әйтеп үтте - пенсиягә хокук алганчыга кадәр бер ел алдан пенсия билгеләү өчен документларның электрон үрнәген тапшыру, документлар исемлеген һәм сканерлау нечкәлекләрен (нюансларын) һәм элемтәнең ышанычлы каналлары аша җибәрүне тагын бер кат билгеләп үтте.
Очрашуда катнашучыларның барысына да белешмәлекләр һәм РПФ листовкалары тапшырылды.
Лилия Хираҗева,
РПФ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев