Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Участковыйларга – яңа йортлар

28 ноябрьдә Шахмай авылында полициянең участок вәкилләре өчен төзелгән яңа йортны ачу тантанасы булып узды. Азат МУСИН

Участковыйларны торак һәм эш бинасы белән тәэмин итү өчен республика программасы буенча 2013 елда 84 йорт төзелгән (шуның икесе безнең районда - икенчесе Екатерина Бистәсендә).
Шахмай авылында кыска гына вакыт эчендә төзүчеләр бик матур йорт торгызганнар, аның бер ягында участковыйлар өчен эш кабинеты булса, икенче ягында аның гаиләсе өчен фатир. Өйгә газ, электр кертелгән, җиһазлар куелган. Йорт төзүгә акча район бюджетыннан бирелгән (икенчесенә - Екатерина Бистәсендәге йортны торгызуга республика бюджеты биргән). Район башлыгы Вячеслав Козлов полициянең участок вәкиле Рамил Таһировка йорт ачкычын тапшырганда:
-Районда яңа объект тапшырылганда мин һәрчак сөенәм. Бу программаны ЭЭМ тәкъдим иткән һәм республика җитәкчеләре ярдәме белән полициянең участок уполномоченныйлары яңа торак белән тәэмин ителәләр, янәшәдә генә аларның эш бүлмәсе дә була, бу исә эшнең нәтиҗәлелеген шактый арттырачак, - диде. Ул төзүчеләргә эшне тиз тотканнары өчен рәхмәт белдерде, бер төркем төзүчеләргә район башлыгы грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
Тантанага килгән ТР буенча РФ ЭЭМ министры урынбасары, полковник Дамир Диниуллов участок уполномоченныйларын өй туе белән котлады, аларга эшләү өчен дә, көнкүреш өчен дә нормаль шартлар булдырыла, дип билгеләп үтте. Участковыйларның үзләренә беркетелгән авыл җирлекләрендә яшәүләре бик яхшы, халык белән аралашу нәтиҗәлерәк булачак, димәк тәртип бозулар да кимер, дигән сүз.
Ул Рамил Таһировка яңа "Нива" автомашинасы ачкычын тапшырды,шулай ук район башлыгы Вячеслав Козловка, төзелеш оешмалары җитәкчеләре Хәлим Билдановка һәм Шәүкәт Сабировка, Шахмай һәм Екатерина АҖ башлыклары Рифкат Миръякуповка һәм Наталья Барановага ЭЭМ-ның Рәхмәт хатларын тапшырды, йортлар төзелешендә булышлык күрсәткәннәре өчен "Яңа Чишмә" ПБ начальнигы Нур Сафиуллинга һәм полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте начальнигы Ильяс Нуртдиновка рәхмәт белдерде.
-Безнең турыда кайгыртканнары, эшләү һәм гаиләбез өчен шундый шартлар булдырганнары өчен мин район башлыгына һәм үзебезнең министрлыкка рәхмәтлемен һәм сезнең ышанычыгызны акларга тырышырмын, - диде полициянең участок уполномоченные Рамил Таһиров үзенең җавап сүзендә, һәм барысын да үзенең яңа өенә чәй табынына чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X