Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үзебезнекеләрне бел!

18 гыйн­вар­да Нур­лат­та уз­ган "Ел ха­тын-кы­зы. Ел ир-аты: ха­тын-кыз күз­ле­ген­нән" рес­пуб­ли­ка кон­кур­сы­ның зо­на ту­рын­да як­таш­ла­ры­быз - яңа­чиш­мә­ле Анас­та­сия Ни­ко­ла­ев­на Коз­ло­ва һәм Зи­рек­ле­дән Гөл­шат Габ­дул­ла кы­зы Га­бет­ди­но­ва уңыш­ка иреш­те­ләр. 3 март­та алар үз но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә үз­лә­ре ту­рын­да мәгъ­лү­мат­лар­ны (порт­фо­ли­о) кон­кур­сы­ның Ка­зан­да үтә­чәк йом­гак­лау ту­ры­на - фи­нал­га тәкъ­дим итә­чәк­ләр.

"Ө­чен­че яшь ге­ро­е" - Анас­та­сия Ни­ко­ла­ев­на Коз­ло­ва

Анас­та­сия Ни­ко­ла­ев­на һәр­ва­кыт ак­ти­вист­ка бул­ды һәм хә­зер дә ак­тив тор­мыш рә­ве­ше алып ба­ра. Ул өен­дә карт­лы­гын кө­теп утыр­мый, кай­лар­да бу­ла­сын ча­ма­ла­сам да, аның бе­лән оч­ра­шу ва­кы­тын бил­ге­ләү өчен шак­тый ты­ры­шыр­га ту­ры кил­де. Ла­ек­лы ял­га чы­гу­га, бер ай­дан ук аңа пен­си­о­нер­лар Бер­ле­ге­нең җир­ле бү­ле­ге Со­ве­тын җи­тәк­ләү­не тәкъ­дим ит­те­ләр. Ул бү­ген­гә чак­лы Яңа Чиш­мә ра­йо­ны Со­ве­ты кар­шын­да иҗ­ти­ма­гый со­вет әгъ­за­сы, кор­руп­ци­я­гә кар­шы сә­я­сәт бу­ен­ча ра­йон ко­мис­си­я­се әгъ­за­сы, "Кай­гыр­ту" ХСХ­КҮ кар­шын­да­гы кү­зә­тү со­ве­ты әгъ­за­сы, Чир­кәү со­ве­ты әгъ­за­сы бу­лып то­ра.

-Хә­зер үз-үзең­не үс­те­рү­гә, җә­мә­гать эш­чән­ле­ге­нә ва­кыт бар, - ди А.Н. Коз­ло­ва. - Өчен­че яшь­кә җит­кән, пен­си­я­гә чы­гып, ту­лы кыйм­мәт­ле тор­мыш бе­лән яшә­мә­гән ке­ше­ләр ми­ңа кыз­га­ныч, алар те­ле­ви­зор кар­шы­на ди­ван­га уты­рып, ба­ры тик ху­җа­лык яки онык­ла­ры бе­лән ге­нә шө­гыль­лә­нә­ләр. Алар ва­кыт юк, ди­ләр, тик мин күб­рәк эш­лә­гән са­ен, ба­ры­сы­на да өл­ге­рә - җи­те­шә ал­ган­ны бе­ләм, - ди ул. Аның да онык­ла­ры бар, ба­ла­ла­ры бик эш­ле ке­ше­ләр, шу­ңа улы­ның һәм кы­зы­ның га­и­лә­се­нә дә бу­лы­шыр­га ту­ры ки­лә. Фай­да­лы шө­гыль бе­лән кы­зык­лы­сын бер­ләш­те­рү өчен сә­ла­мәт­лек тә ки­рәк. Аны­сын кай­дан алыр­га? Анас­та­сия Ни­ко­ла­ев­на би­ре­дә дә сә­ла­мәт­лән­де­рү алы­мын тап­кан: 18 ха­тын-кыз­дан тор­ган "Сә­ла­мәт­лек" төр­ке­ме җый­ган, алар "Таб­лет­ка­сыз тор­мыш" де­ви­зы бе­лән ат­на­га өч мәр­тә­бә спорт­комп­лекс­ка йө­ри­ләр. Фит­нес бе­лән бер сә­гать шө­гыль­лә­нү алар­ны ар­дыр­мый, ки­ре­сен­чә, көч би­рә, кү­ңел­лә­ре кү­тә­ре­лә. Күп­ләр, пен­си­о­нер­лар­ның ак­тив тор­мы­шын кү­реп, шу­шы ком­па­ни­я­гә тар­ты­ла­лар, бер-ике ат­на узу­га үз­лә­рен әй­бәт­рәк хис итә­ләр. А.Н. Коз­ло­ва ра­йон пен­си­о­нер­ла­ры ара­сын­да шаш­ка һәм шах­мат бу­ен­ча ярыш­лар оеш­ты­ра. 2011 ел­ның май аен­да ра­йон пен­си­о­нер­ла­ры ара­сын­нан вә­кил­ләр өчен­че яшь ке­ше­лә­ре ара­сын­да 1- нче Рес­пуб­ли­ка спар­та­ки­а­да­сын­да уңыш­лы чы­гыш яса­ган­нар. Пен­си­о­нер­лар ара­сын­да сә­ла­мәт­лек­лә­рен кай­та­ра ал­ма­ган­нар­ның да бар­лы­гын бе­леп, Анас­та­сия Ни­ко­ла­ев­на пен­си­о­нер­лар­га компь­ю­тер бе­ле­ме би­рү тү­гә­рә­ге ачу­га бу­лыш­лык күр­сәт­кән. "Ин­тер­нет" - ул дөнья бе­лән элем­тә, кы­зык­лы ке­ше­ләр бе­лән ара­ла­шу. Алар­га ру­хи як­тан яр­дәм. А.Н. Коз­ло­ва­га сәх­нә­дә бер төр­кем ке­ше­ләр те­ләк­тәш­лек бел­дер­де­ләр, тик бо­лар әле аның баш­лан­гыч­ла­рын хуп­лап, аның өн­дәү­лә­ре­нә ко­лак са­лу­чы­лар­ның бер өле­ше ге­нә.

"Ха­тын-кыз - ел үр­нә­ге" - Гөл­шат Габ­дул­ла кы­зы Га­бет­ди­но­ва

ун­дүрт яшь­лек Ка­мил, ту­гыз яшь­лек Ка­ми­лә һәм өч яшь­лек Сә­ри­я­нең әни­се дә. Ул ярат­кан ире­нең ыша­ныч­лы дус­ты, зур йорт­ның уң­ган ху­җа­би­кә­се дә. Тик Гөл­шат Га­бет­ди­но­ва ра­йон­да гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка­да шу­шы сый­фат­ла­ры бе­лән ге­нә та­ныл­ма­ды. Ул - "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр клу­бы ди­рек­то­ры да, 9 ел яшь­ләр бе­лән эш­ләү дә­ве­рен­дә бу клуб иң әй­бә­те са­на­ла. "А­җа­ган" "эш­лә­де" ди­гән гра­фа­да там­га өчен ге­нә эш­лә­ми, ул чын-чын­лап яшь­ләр һәм ба­ла­лар өчен үзәк­кә әве­рел­гән, би­ре­дә спорт, пат­ри­о­тик, сә­ла­мәт­лән­де­рү, ма­вык­тыр­гыч ча­ра­лар, по­ход­лар, кы­зык­лы оч­ра­шу­лар үт­кә­ре­лә һәм алар­ның мак­са­ты бер - яшүс­мер­ләр­дә их­ты­яр кө­че, ба­тыр­лык тәр­би­я­ләү һәм буш ва­кыт­ны фай­да­лы итеп үт­кә­рү­гә өй­рә­тү. "А­җа­ган"­лы­лар һәр­да­им рес­пуб­ли­ка слет­ла­рын­да, фес­ти­валь­ләр­дә кат­на­шып, приз­лы урын­нар яу­лый­лар.

Гөл­шат Габ­дул­лов­на яшь­ләр бе­лән эш­ләү­не үс­те­рү прог­рам­ма­сын эш­ләү­дә кат­наш­кан. Уз­ган ел граж­дан­нар­ны хәр­би хез­мәт­кә әй­бәт хә­зер­лә­гә­не өчен РФ Обо­ро­на ми­нистр­лы­гын­нан "А­җа­ган"­га бү­ләк - ви­де­оп­ро­ек­тор, юга­ры граж­дан­лык по­зи­ци­я­се өчен ЮХИ­ДИ баш дәү­ләт инс­пек­то­ры Р. Миң­не­ха­нов­тан рәх­мәт ха­ты, ТР эко­ло­гия һәм та­би­гый бай­лык­лар ми­нистр­лы­гын­нан эко­ло­гия про­ект­ла­ры кон­кур­сын­да 2 урын ал­ган өчен Дип­лом тап­шы­рыл­ган. Гөл­шат Га­бет­ди­но­ва җитәкләгән яшүсмерләр клубы ал­ты грант ия­се дә: "Ба­ла­чак ут­ра­вы" кон­кур­сын­да җи­ңеп 100 мең сум, "Лу­койл" ААҖ-нең со­ци­аль-мә­дә­ни про­ект­ла­ры кон­кур­сы­ның "Ту­ган як" но­ми­на­ци­я­сен­дә җи­ңеп 240 мең сум, "Хә­рә­кәт" фес­ти­ва­лен­дә 3-нче урын­ны ал­ган өчен 18 мең сум, хәр­би-пат­ри­о­тик прог­рам­ма­лар­да - 31 мең сум, һө­нә­ри ос­та­лык бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка кон­кур­сын­да җиң­гән өчен 10 мең сум ак­ча от­кан. "Ба­ла­чак ут­ра­вы" кон­кур­сын­да җи­ңү (про­ект ав­то­ры Г.Г. Га­бет­ди­но­ва) ра­йон бюд­же­ты­на 2 мил­ли­он 760 мең сум ак­ча ки­тер­гән.

Кон­курс­ка тәкъ­дир итү ва­кы­тын­да та­ма­ша­чы­лар­га һәм жю­ри әгъ­за­ла­ры­на Гөл­шат Га­бет­ди­но­ва­ның бар­лык уңыш­ла­ры һәм ка­за­ныш­ла­ры ту­рын­да әни­лә­ре­нең бар­лык про­ект­ла­рын­да ак­тив кат­наш­кан ба­ла­ла­ры (өч) сөй­лә­гән һәм күр­сәт­кән.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Рә­сем­дә: Г.Г. Га­бет­ди­но­ва бе­лән А.Н. Коз­ло­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев