Елга йомгак ясалды
1 февральдә Архангел АМЙ-да авыл җирлекләре башлыклары һәм бухгалтерлары, район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре начальниклары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә 2012 ел нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башкарма комитетларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәсьәләләре карап тикшерелде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланганчы район башлыгы Буревестник, Әдәмсә, Красный Октябрь һәм Черемухово авыл җирлекләре башлыклары И.Н. Улитинны, В.Г. Садыйков, С.М. Ерохина һәм Е.А. Корневаларны туган көннәре белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, аларга исәнлек-саулык һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Район Советының оештыру бүлеге начальнигы Альбина Әхмәтҗанова үткән киңәшмәдә кабул ителгән карарларның үтәлешенә анализ белән чыгыш ясады.
Мәгариф учреждениеләрендә балаларның туклануын оештыру буенча тикшерү нәтиҗәләре турында районның Контроль-хисап палатасы рәисе Роман Губкин хәбәр итте. 19 мәктәп һәм балалар бакчасы тикшерелгән, ашханә, кухняларда санитар-гигиена кагыйдәләрен, санитар кием-салым булуы, расланган менюны үтәү буенча таләпләр, нигездә, бар җирдә дә үтәлә.
Товар кайтаручылар (поставщиклар) тарафыннан заказ бирелгән продукцияләрне үз вакытында китерүдә тәртип бозулар бар - әлеге мәсьәлә район башкарма комитетының муниципаль заказлар бүлеге һәм РМБ начальнигы контролендә булачак.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2012 елда керемнәр һәм чыгымнар буенча район һәм авыл җирлекләре бюджеты үтәлеше турындагы информация белән чыгыш ясады. Керемнәр буенча план 108 процентка үтәлгән. Керемнәрнең яртысыннан артыграгы (55%ы) НДФЛ-дан (керемгә карап салына торган салым), нефть компанияләреннән - 23%, бюджет учреждениеләреннән һәм агросәнәгать комплексыннан - 11шәр процент, кече һәм урта бизнестан - 7%.
2012 елда районның берләштерелгән бюджет чыгымнары 99 процент тәшкил иткән (ТР буенча - 94 процент).
Торакны социаль найм буенча файдалануга алуда бурыч бары тик Яңа Чишмә АҖ-дә генә - 47 мең сум.
Финанс-бюджет палатасында әйдәп баручы белгеч Ольга Пьянзина үз чыгышында 2012 елда авыл җирлекләрендә кулланылган газ һәм электр энергиясенә анализ белән чыгыш ясады. Авыл җирлекләрендәге 69 учреждениедә 9,2 млн. сумлык 2 млн. куб.м.-дан артык газ кулланылган (район буенча барлыгы 28 млн. куб.м. газ кулланылган). 2011 ел белән чагыштырганда коррекцион санагычлар, автоматика урнаштыру, тәрәзәләрне һәм биналарны җылыту хисабына 150 мең сумга якын акча экономияләнгән.
2012 елда 93 объектта 9 млн. сумлык 2,8 млн. кВт/сәг. электр энергиясе кулланылган. Электр энергиясен куллану 289 мең кВт/сәгатькә арткан, нигездә бу яңа объектларны файдалануга тапшыру һәм 300дән артык өстәмә яктырткычлар урнаштыру хисабына.
Торакны хосусыйлаштыру барышы турында Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева сөйләде. Муниципаль торак фондындагы 719 фатирның 515 се хосусыйлаштырылган (2012 елда - 68 фатир). Әлеге мәсьәлә буенча район үзәгендә эшләр байтак әле - хосусыйлаштырылмаган 132 фатир бар, Красный Октябрьдә дә алар аз түгел (42 фатир).
Район башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге начальнигы Александр Янов техник ярдәм күрсәтү, авыл җирлекләрендә программа белән тәэмин итүне яңарту турында сөйләп үтте. Хәзер барлык башкарма комитетлар белән видеоэлемтә урнаштырылган.
Киңәшмәдә шулай ук авыл җирлекләренең көндәлек эшчәнлегендәге көнүзәк мәсьәләләр дә каралды.
Азат Мусин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев