Саклык банкы яңа форматта
Капиталь ремонт һәм реконструкция ясалганнан соң "Рәсәй саклык банкы" ААҖнең Чистай филиалы Яңа Чишмә өстәмә офисы кабат үз ишекләрен ачты. Клиентларга барлык уңайлыкларны булдыру өчен банк бинасы эче яңартып корылган, тәүлек әйләнәсенә эшләүче банкомат урнаштырылган, бик яхшы евроремонт ясалган. Саклык банкын кабат ачу тантанасына район башлыгы Вячеслав Козлов, Саклык банкының...
Капиталь ремонт һәм реконструкция ясалганнан соң "Рәсәй саклык банкы" ААҖнең Чистай филиалы Яңа Чишмә өстәмә офисы кабат үз ишекләрен ачты.
Клиентларга барлык уңайлыкларны булдыру өчен банк бинасы эче яңартып корылган, тәүлек әйләнәсенә эшләүче банкомат урнаштырылган, бик яхшы евроремонт ясалган.
Саклык банкын кабат ачу тантанасына район башлыгы Вячеслав Козлов, Саклык банкының Чистай филиалы начальнигы Елена Ткачева, Чистай районы башлыгы урынбасары Рөстәм Хаматовлар килгән, район авыл җирлекләре башлыклары да бар иде.
Тасманы кисеп, Елена Ткачева авылларда Саклык банкының җирле ячейкаларын ябуга карата халыкның дөрес гаепләвен күздә тоттык, дип билгеләп үтте һәм банкның график буенча районның барлык торак пунктларына хезмәт күрсәтәчәк махсус автомашинасы ("филиал на колесах") барлыгын да искәрде. Район авылларында да банкоматлар урнаштыру күздә тотыла.
- Клиентлар һәм банкта эшләүчеләр өчен дә бик яхшы шартлар булдырылган", - диде Вячеслав Козлов. - Без теләсә нинди яңа төзелешкә, позитив үзгәрешләргә шатбыз һәм банк хезмәткәрләренә эшләрендә бары уңышлар гына телибез. Ә автомашина, график нигезендә, районның барлык торак пунктларына хезмәт күрсәтергә тиеш, - дип тә өстәде район башлыгы. Саклык банкының өстәмә офисы ачылуга банк хезмәткәрләре берничә кешегә хезмәт күрсәтергә дә өлгерделәр.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев