Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Алеша, Без синең белән

    Үзең­нең бер­кем­гә дә ки­рәк бул­ма­вың­ны тою, якын­на­рың һәм ту­ган­на­рың ягын­нан як­лау-аң­лау тап­мау бик авыр һәм әгәр дә ба­ла шун­дый хәл­дә кал­са, ике­лә­тә дә кы­ен. Яшүс­мер Алек­сей Бе­ло­де­дов бе­лән нәкъ ме­нә шул хәл бу­ла да ин­де.

    Ба­ла­ны аң­лау гы­на тү­гел, ә га­ди ге­нә кай­гыр­ту ди­гән нәр­сә­дән дә мәх­рүм итә аны әти-әни­се. Ра­йон­ның опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге кат­наш­ма­са, аның бе­лән ни бул­ган бу­лыр иде, бил­ге­сез. Бет­мәс-тө­кән­мәс мә­шә­кать­ләр бе­лән үз­лә­ре­нең шәх­си тор­мыш­ла­рын "җай­лау" бе­лән мәш­гуль бул­ган әти-әни­се яшүс­мер ба­ла­ны күз уңын­нан югал­тып, бө­тен­ләй урам ба­ла­сы­на әве­рел­де­рә­ләр. 14 яше­нә ка­дәр ул әни­сен­дә тәр­би­я­лә­нә, ан­нан соң ул эч­ке­че­лек­кә би­ре­леп, ба­ла­сы­ның бар­лы­гын да оны­та, ә тиз­дән бө­тен­ләй юга­ла. Ул ва­кыт ма­лай икен­че шә­һәр­гә - әти­се яны­на ки­тә, тик ан­да да аны са­гы­нып кө­тү­че бул­мый. Алек­сей­ны Ле­ни­но­да яшәү­че ту­ган әби­се үзе­нә ал­ган. Әби­се үл­гән­че ма­лай ан­да яшә­гән. Шу­лай итеп, бу ба­ла ка­бат үзе­нең ту­ган­на­ры өчен ар­тык ка­шык­ка әй­лә­нә. Ике ай Әл­мәт­тә­ге ту­га­нын­да то­рып ка­ра­ган, әм­ма аны­сы да ку­ып чы­гар­ган - әти­се­нә җи­бәр­гән. Ба­ла­ны бер алып, бер кай­та­рып йөрт­кән ата ке­ше­не улын чын­лап то­рып тәр­би­я­ләү өчен үгет­ләү­гә опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге бел­геч­лә­ре­нә бер­ни­чә ай ки­рәк бу­ла.

    - Ни­һа­ять, 11 сен­тябрь­дә сау-сә­ла­мәт, биз­нес бе­лән шө­гыль­лә­нү­че әти ке­ше Алек­сей­ны соң­гы тап­кыр ха­ки­ми­ят би­на­сы­на алып ки­лә һәм ба­ла­дан баш тар­туы ту­рын­да га­ри­за яза, янә­се ул аның шәх­си тор­мы­шын­да зур проб­ле­ма­лар ту­ды­ра. Ул аны тәр­би­я­ләр­гә, укы­тыр­га те­лә­мә­вен әй­тә, сез - дәү­ләт, ба­ла­ны тәр­би­я­ләү һәм ка­рау бе­лән сез шө­гыль­лә­нер­гә ти­еш, ә ул ми­ңа ки­рәк тү­гел, ди. Әти­се улын яз­мыш ко­ча­гы­на таш­лап кал­дыр­ган­нан соң, Ле­ни­но мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Еле­на Тро­ши­на Алек­сей­ны үзен­дә кун­ды­рып чы­га­ра, дип сөй­лә­де опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Жан­на Чер­няк.

    Шу­лай итеп, әти-әни­се исән бу­ла то­рып ятим кал­ган ма­лай­ның яз­мы­шын бө­тен­ләй чит ке­ше­ләр кай­гыр­та баш­лый. БИҮ ди­рек­то­ры Свет­ла­на Мар­ты­шо­ва ар­ка­сын­да аның өчен Бол­гар­да­гы ел әй­лә­нә­се­нә эш­ләү­че мәк­тәп- ин­тер­нат­ка са­на­тор юл­ла­ма бү­леп би­ре­лә. Тик ан­да кит­кән­че ба­ла ва­кыт­лы­ча яшәп то­ру уры­ны­на мох­таҗ бу­ла. Бу юлы опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге­нә Яңа Чиш­мә РҮХ яр­дәм­гә ки­лә. Әле алай гы­на да тү­гел. Ата ди­гән бән­дә ба­ла­ның до­ку­мент­ла­рын гы­на тү­гел, ә ки­ем­нә­рен дә үзе бе­лән алып ки­тәр­гә кы­ен­сын­ма­ган. Кил­гән­дә өс­тен­дә ни бул­са, шу­шы ки­ем­нә­ре бе­лән ге­нә кал­ган.

    -Ки­ем-са­лым алу өчен хи­мая яр­дә­ме күр­сә­тү үте­не­че­нә Яңа Чиш­мә ра­йо­ны эш­мә­кәр­лә­ре Люд­ми­ла Ар­бу­зо­ва, Лю­бовь Гуль­ко­ва, Әл­фия За­ки­ро­ва, Ев­ге­ний Губ­кин ко­лак сал­ды­лар. Суд прис­тав­ла­ры хез­мә­те ма­ши­на бир­де, без ки­бет­кә ба­рып баш­танаяк ба­ла­быз­ны ки­ен­дер­дек. Аны мәк­тәп-ин­тер­нат­ка хә­зер­ләү өчен мәк­тәп, се­зон­лы (шул исәп­тән кыш­кы да) ки­ем­нәр, спорт ки­ем­нә­ре, руч­ка, дәф­тәр­ләр, шәх­си ги­ги­е­на әй­бер­лә­ре ки­рәк иде, без аның бар нәр­сә­сен бул­ды­рыр­га ты­рыш­тык. Але­ша яны­на һәр көн­не күч­тә­нәч­ләр, тәм-том алып хәл бе­лер­гә ба­ра­быз, ма­лай без­не ту­ган­на­рын көт­кән ке­бек кө­теп ала. Бу ба­ла­ның күз­лә­ре­нә ка­ра­саң, би­тараф ка­лу мөм­кин тү­гел, үзе­без­нең дә ба­ла­ла­ры­быз бар, авыр хәл­гә һәр­кем ка­лыр­га мөм­кин. Без Але­ша­ны Бол­гар­дан кайт­кач та ял­гыз кал­дыр­ма­я­чак­быз. Әти-әни­се­нең ике­се дә ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм ител­гәч ке­нә, Але­ша­га яңа га­и­лә та­бу мөм­кин бу­ла­чак. Аны алыр­га те­ләү­че­ләр хә­зер үк бар. Аның бе­лән ара­лаш­кач, без аның әй­бәт ма­лай бул­ган­лы­гы­на инан­дык. Те­лә­сә кай­сы ба­ла ту­лы га­и­лә­дә яшәр­гә ти­еш, алар­ны яра­тыр­га, хы­я­нәт ит­мәс­кә ки­рәк, дип үз фи­ке­ре бе­лән ур­так­лаш­ты опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге бел­ге­че Еле­на Пат­ри­ке­е­ва.

    Ел­лар үтәр, Алек­сей үсәр, бу ке­ше­ләр­нең аны кай­гыр­тып, җы­лы мө­нә­сә­бәт күр­сә­тү­лә­рен оныт­мас­тыр мө­га­ен. Аның кү­ңе­ле­нә са­лын­ган иге­лек ор­лык­ла­ры рәх­мәт, яра­ту хис­лә­ре бу­лып шы­тым­нар би­рер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: