Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Авыл яши һәм үсә

    Гыйнвар-февральдә район авылларында авыл халкы, АҖ башлыклары, җирле депутатлар, оешма һәм хуҗалык җитәкчеләре, район җитәкчелеге катнашында үткән ел нәтиҗәләре буенча халык җыеннары үтәчәк. Аның беренчесе быел 15 гыйнварда Петропавел Бистәсендә үтте.

    Әйтергә кирәк, Петропавел авыл җирлеге очраклы гына сайланмаган. АҖ башлыгы Светлана Дворецкая белдергәнчә, 2015 ел эшләренә йомгак ясап, авыл җирлегенең ашкыныр җире бар, тик горурланырлык эшләре тагы да күбрәк. Һичшиксез, авылда тормыш сыйфатын арттыруда, юллар төзү, "Чиста су", үзара салым һ.б. республика программалары булышлык итә. Шулар ярдәмендә Бистәдә үткән елда суүткәргеч реконструкцияләнгән, быел Звездная урамында каты түшәмәле юл төзеләчәк (4 млн.сумлык). Үзара салым программасы буенча (халыктан җыелган акчалар һәм моңа республикадан өстәлгән субсидия) Андреевка авылындагы чишмәне төзекләндерү, урам яктырткычларын ремонтлау эшләре башланган, хәзер юлларны карап тотуга акча бар. Әлеге мәсьәләләр бер ел элек җыенда халык тарафыннан күтәрелгән иде һәм алар уңышлы хәл ителә. Моннан тыш, республика программалары буенча Петропавел Бистәсендә модульле яңа ФАП төзелгән, урта мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, "Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү" программасы буенча ике йорт төзелгән. АҖ үсешендә иганәчеләрнең өлеше зур. АҖ башлыгы һәм барлык авыл халкы да балалар бакчасына агымдагы ремонт эшләре үткәргән, балаларга уенчыклар сатып алган өчен "Троицкнефть"ААҖ гендиректоры Юрий Смыковка бик рәхмәтле. Шәхси эшмәкәрләрнең күпчелеге чаралар үткәрүгә, объектларга агымдагы ремонт ясауга акча бүлеп бирәләр (2015 елда - АМЙ, чиркәү коймаларын, хоккей тартмасын буяу өчен). Әлбәттә инде, авыл аның территориясендә эшләүче "Скоков Н.А." һәм "Савельев А.А." КФХ-лары булу аркасында да яши. Болар эш урыннары, авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек инфраструктуралары, хәйриячелек чыганагы да дигән сүз. Халык үзе дә үз хезмәте белән авыл үсешенә өлеш кертә, бигрәк тә шәхси хуҗалык тоту белән: 296 ШЯХ-ның 252 сендә терлек асрыйлар, кайсылары күпләп тота. 2015 елда терлекләрнең баш санын саклап кала алганнар (савым сыерлары гына 13 башка кимегән), ШЯХ кредитлары да җитәрлек алынган (7), тик бу юнәлештә лидерларны (Тубылгытау, Шахмай, Акъяр АҖ) куып тотасы бар әле. Яшьләрне авылда калдыру өчен кредитлар бирү һәм торак төзү буенча программалардан файдалану (2016 елга алынган бурычларның берсе) җирлек үсешенә яңа этәргеч бирер дип уйлыйлар.
    АҖ-дә тулы кыйммәтле тормыш җирле властьнең дөрес координацияле эшеннән башка мөмкин түгел. Монда Совет һәм башкарма комитет гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән уңышлы һәм нәтиҗәле эшли, һәрчак аларның проблемаларын белеп тора, авылны төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту, зират, чишмә тирәләрен төзекләндерү буенча актив эш алып бара.
    (Ахыры 2 биттә)
    (Ахыры. Башы 1 биттә)
    Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән елны АҖ-дә үз көчләре белән һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә капиталь ремонт ясалган, Андреевкада сугышта катнашучыларның фамилияләре язылган өстәмә мемориаль такта куелган, Җиңү паркында 327 каен утыртылган, ветераннар аллеясы һ.б. ясалган. Берничә зур массакүләм-мәдәни чара үткәрелгән, шуның берсе - Петропавел Бистәсенең 400 еллыгына карата "Авыл көне".
    Петропавел мәктәбе директоры Сергей Ерохин, КФХ башлыгы Николай Скоков үз өлкәләрендәге уңышлары, проблемалары һәм алга куелган бурычлары турында сөйләделәр. Участок уполномоченные тарафыннан хокук тәртибе торышы уңай бәяләнгән: ел буена авыр җинаятьләр һәм урлашулар теркәлмәгән, гаилә-көнкүреш хәлләре буенча 4 гариза булган. Район ОНД-ның баш белгече статистика мәгълүматларын атап, фаҗигале очракларны булдырмас өчен янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында авыл халкын кисәтте.
    Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, үткән елда район үсешенә (шулай ук республика, ил үсешен) төрле яклап анализ ясап, утырышка йомгак ясады. Ул Петропавел Бистәсе халкына ниятләренең тормышка ашуын, иң мөһиме - шәхси хуҗалыкларын актив үстерүләрен теләде. Соңыннан АҖ-нең лаеклы вәкилләренә: башлангыч сыйныфлар укытучысы Мария Беляевага, мәктәп директоры урынбасары Светлана Немцовага, клуб мөдире Александра Ефремовага район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыен башланыр алдыннан халык өчен районның төрле хезмәт җитәкчеләре белән консультацияләр, РМЙ артистлары концерты оештырылган иде.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: