Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бизнес өчен барлык шартлар булдырылган

    2013 елдан безнең районда элеккеге ДРСУ базасында полимерлар эшкәртү буенча 2 нче номерлы муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыгы булдыру буенча эш башланды.

    Шушы ике ел ярым эчендә сәнәгать мәйданчыгында нәрсәләр эшләнгән - әлеге сорауны без район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхаковага бирдек.
    -Эш сәнәгать мәйданчыгын үстерү буенча федераль бюджеттан субсидия алуга проект төзүдән башланды. 2014 елда ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән безнең районга республика бюджетыннан 10 млн.сум акча бүлеп бирделәр.
    -Бу акчалар нинди максатларга тотылды?
    -Әлеге акчаларга ике КТП төзелде, биналарга газ һәм электр кертелде, алар җылытыла башлады. Сәнәгать мәйданчыгының гомуми мәйданы - 8 гектар, ә биналар (алар ике) 2000 кв.метрны били.
    -Үткән елда без мәйданчык буенча проектның Мәскәүдә уңышлы яклануын һәм саллы гына субсидия бүлеп бирелүе турында язган идек.
    -Әйе, 2015 елда эшләп тәмамланган проект Мәскәүдә уңышлы якланды һәм сәнәгать мәйданчыгын алга таба үстерүгә район 41 млн.сум акча алды.
    Әлеге акчаларга 2015 елда территориягә бик матур койма ясалды, барлык коммуникацияләр (су белән тәэмин итү, су агызу) үткәрелде, КНС төзелә, агымдагы елның язында барлык территориягә асфальт түшәләчәк, ягъни резидентлар өчен (монда үз бизнесларын ачарга теләгән эшмәкәрләргә) барлык шартлар тудырылган.
    -Бүгенгесе көндә биредә ничә резидент теркәлгән соң?
    -Әлегә өч эшмәкәр эшли. Айнур Гарифуллин полимер вагы (валчык) җитештерү белән, Рунар Шайгарданов полиэтиленнан пленка җитештерү һәм эшчеләр өчен перчаткалар (аңа ихтыяҗ зур) чыгару, Дмитрий Ембахтов тракторлар һәм машиналар өчен резина шланглар һәм җиңнәр җитештерү белән шөгыльләнә.
    Бу эшмәкәрләр "Лизинг-грант" программасы буенча тиешле җиһазлар алдылар һәм полимерларны эшкәртү буенча җитештерүгә керештеләр, берничә эш урыны булдырылды.
    -Әгәр тагын бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләр булса, кая мөрәҗәгать итәргә?
    -Безгә, башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    Сәнәгать мәйданчыгы территориясе 10 резидент урнаштыра ала әле. Бина төзүгә үз акчаларын кертеп (әйтеп үткәнемчә, биредә коммуникацияләр бар), алар үз эшләрен ачып җибәрә алалар. Безнең мәйданчык аренда түләве һәм җир участокларының бәясе түбән булу белән җәлеп итә. Эшмәкәрләр өчен аның тагын бер уңай ягы бар - мәйданчык юлга якын, үзәктән ерак түгел урында урнашкан, янәшәдә генә "Көнбатыш" микрорайоны төзелеп килә.
    Әңгәмәбезгә йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, икътисадый хәлләр авыр булуга карамастан, район җитәкчеләре кече һәм урта бизнесны үстерүгә уңай шартлар тудыралар, республика һәм федераль власть тарафыннан да зур ярдәм алына.
    Әңгәмәне Азат МУСИН алып барды

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: