Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Кар автомобиле -2016“ операциясе

    Ел саен кышкы чорда Татарстанда Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан "Кар автомобиле-2016" дип аталган профилактик операция үткәрелә һәм аңа ЮХИДИ, ГТХ, аучылык хезмәте хезмәткәрләре җәлеп ителә. Операциянең төп бурычы - кар автомобильләреннән файдаланганда кешеләрнең һәлак булуы, гарипләнүе белән бәйле хәлләрне булдырмау (профилактика), кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген, милекнең сакланышын тәэмин...

    Ел саен кышкы чорда Татарстанда Дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан "Кар автомобиле-2016" дип аталган профилактик операция үткәрелә һәм аңа ЮХИДИ, ГТХ, аучылык хезмәте хезмәткәрләре җәлеп ителә.
    Операциянең төп бурычы - кар автомобильләреннән файдаланганда кешеләрнең һәлак булуы, гарипләнүе белән бәйле хәлләрне булдырмау (профилактика), кешеләрнең тормыш иминлеген һәм сәламәтлеген, милекнең сакланышын тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау.
    Безнең районда 19 кар автомобиле теркәлгән, тик алар әле күбрәк тә, 2015 елда берничә кар автомобиле сатып алынган. Сатып алгач, 10 көн эчендә алар бар да теркәлергә тиеш. Алардан документсыз файдаланган өчен җаваплылык каралган, техниканы штрафстоянкага да куярга мөмкиннәр. Кар автомобильләрен вакытында теркәмәгән өчен дә штраф түлисе, физик затларга - 1,5-2 мең сум, вазыйфаи затларга - 2,-3,5 мең, юридик затларга - 5-10 мең сум.
    Теркәлү, техник карау үтү турында таныклыгың, шулай ук идарә итүгә хокук бирүче таныклыгың булганда гына кар автомобиленә тынычлап утырып, юлга кузгалырга мөмкин.
    Теркәү, техник карау үткәрү, кар автомобиле белән идарә итүгә таныклык алу яки алыштыру мәсьәләләре белән Дәүләт техник күзәтчелегенең Яңа Чишмә районындагы бүлегенә (Совет урамы, 68) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел.: 2-21-37.
    Самат ВӘЛИУЛЛИН,
    Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: