Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Максатлар һәм бурычлар билгеләнде

    22 гыйнварда 2015 ел йомгаклары буенча район халкының хезмәт активлыгы нисбәтеннән киңәшмә булып узды. Аны район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

    Районда ШЯХ-ны үстерү Программасы буенча эшкә анализ ясап, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады. 2015-2020 елларга исәпләнгән Программаның кайбер пунктлары тулысынча яки өлешчә үтәлгән дә инде. Бу: халыкның җир кишәрлекләренә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү; инвесторлар һәм КФХ-ның пай җирләре өчен тулысынча исәп-хисап ясавы; ШЯХ кредитлары буенча процент ставкаларын киметүдә халыкка булышлык итү; сыерларны ясалма орлыкландыруны арттыру. 2020 елга куелган бурычларны тулысынча үтәү, көткән нәтиҗәгә ирешү өчен халыкның мәшгульлеген, ШЯХ-та продукция җитештерүне, малларның баш санын арттыру, керткән акчаның нәтиҗәлелеген арттыру, ШЯХ белән шөгыльләнүче йортлар санын арттыру бурычы куелды.
    Бүгенгесе көндә эш ничегрәк тора?
    МЭТ саны 171 башка кимегән. Әгәр Шахмайда МЭТ саны 184 башка, Черемухово Бистәсендә - 45, Акбүредә - 27, Ленинода 10 башка арткан булса, Тубылгы Тауда ул 116 башка, Яңа Чишмәдә - 103, Красный Октябрьдә - 88, Чабаксарда - 72, Екатерина Бистәсендә - 46, Рус Волчья Бистәсендә 12 башка кимегән. 2015 ел өчен эш нәтиҗәләре таблицасыннан 2 авылны алып, нәтиҗәләрен карыйбыз:
    Шахмай
    15 ШЯХ кредиты алынган.
    МЭТ-нең баш саны 184 кә, сыерлар 41 башка, кәҗәләр һәм сарыклар 58 башка арткан.
    Тубылгы Тау
    10 ШЯХ кредиты алынган.
    МЭТ-нең баш саны 116 га кимегән, сыерлар - 10 башка, сарыклар һәм кәҗәләр 119 башка азайган.
    Беренче һәм икенче мисалга башка авыл җирлекләрен дә атап үтәргә мөмкин. Кыскасы, икенчесе белән барысы да аңлашылып бетми: ни өчен, ташламалы кредитлар, субсидия бирү һәм сөт саву аппаратлары сыйфатында бүләк булуга да карамастан, бернинди дә бирем юк? Сатып алу бәяләренең артуына да карамастан, халыктан сатып алынган сөт тә 22 тоннага кимегән.
    2016 елга сөт сатуны арттыру буенча бурычлар билгеләнгән:
    -сөтнең сыйфатын һәм сортлылыгын арттыру өстендә эшләү;
    -сатып алынасы сөтнең бәяләрен билгеләүгә контрольлек итү;
    -километраж исәбеннән һәм җыеласы сөт күләменә карап транспорт чыгымнарын түләүне җайга салу.
    Сөт заводы директоры Федор Бурчин әйткәнчә, халыктан тапшырыласы сөтнең сыйфаты контрольдә тора, сөт җыючыларның күпчелеге түбән сыйфатлы сөт китерә, димәк сөтнең бәясе дә түбән була дигән сүз. Сыйфатлы сөтне фәкать Алмаз Шәйхетдинов кына китерә (Шахмай).
    Киңәшмәдә ясалма орлыкландыру пунктлары һәм ветеринария хезмәтләре эше буенча мәсьәләләр дә каралды. Өлкән суд приставы Сергей Бутинның шэ Ф.Н. Вәлиуллиннан башкару кәгазе буенча бурычын түләттерү турында доклады һәм полиция бүлекчәсе начальнигы урынбасары Григорий Шишкинның ДНД эше турындагы информациясе тыңланды.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: