Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Район кибетләрендә майны спред белән бутыйлар

    Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова җитәкчелегендә, Роспотребнадзор,

    Дәүләт алкоголь инспекциясе, КМС заводы вәкилләре һәм редакция хезмәткәре катнашында комиссия Архангел Бистәсе, Зирекле һәм Әдәмсә авылларындагы кибетләрне карап әйләнделәр, аларда ак майның һәм социаль әһәмияткә ия продуктларның ассортиментын һәм сыйфатын тикшерделәр.
    Башта ук шуны әйтик, кайбер фактлар, йомшак кына әйтсәк, комиссия әгъзаларын гаҗәпләндерде (бу хакта түбәндәрәк).
    Архангел Бистәсендәге "Азалия" кибетенә (иэ Яруллин Р.Н.) кергәч, без май күрмәдек, социаль-әһәмияткә ия продукцияләр сатуда бар.
    -Иртәгә үк үзебезнең завод маен алып кайтам, дип ышандырды безне Равил Яруллин.
    Зирекледә комиссия әгъзалары 4 кибеттә булды. "Зирекле" кибетендә (иэ Садыйков М.Х.) сатуда ак май юк, башка төр сөт продукцияләре дә аз.
    "Азык-төлек" кибетендә (иэ Г.Г. Гайнатуллина) 280 сумнан (кг) ак май бар (бәясе арттырып куелган), продуктларда этикеткалар юк, прилавкада инде күптән товар төсе калмаган лимоннар, кыярлар, киви тора.
    Комиссия әгъзаларының "ни өчен аларны прилавкадан алмыйсыз" дигән соравына, сатучы "бу товарларны терлекләр өчен сатып алырга мөмкиннәр..." дип җавап бирде. Көләрсең дә, еларсың да, билләһи.
    "Батыр" кибетендә (иэ Идиятуллин Э.Г.) продуктлар ассортименты ярлы, сөт продукцияләре бөтенләй юк.
    "Нур" кибетендә (иэ Фәттахов И.Н.") безнең май юк, фәкать төргәкләргә төрелгән май гына.
    Әдәмсәдә комиссия 3 кибеттә булды. "Тамчы" кибетендә (иэ Ә.С. Шәйхетдинова) ак май Пензаныкы, "Филин" аппараты аның исеменең җисеменә туры килүен күрсәтте. Тик продукция ассортименты бик ярлы.
    "Хан" кибетендә (иэ И.Ф. Гибадуллин) сатуда Мамадышта ясалган спред, килограммы 245 сум (бәясе кыйммәт).
    Тик иң күп кисәтүләр эшмәкәр Әлфия Ситдыйковага эләкте . "Диал" кибетендә (иэ Р.Ф. Ситдыйков) килограммы 300 сумнан (!) ак май куелган. Тикшерү аның спред булуын ачыклады, тик продукциягә бернинди документ та юк. Продукциягә өстәмә хак кимендә 40% куелган (ә социаль-мөһим продукциягә ул 15%тан артмаска тиеш). Дөрес, Ә. Ситдыйкова спредны шунда ук сатудан алды, ә икенче көнне безнең КМС заводыннан ак май алып кайткан.
    Тикшерү барышында барлык эшмәкәрләргә дә булган җитешсезлекләре, товарларның ассортиментын баету зарурлыгы, бәяләрнең югары булуы, сәүдә нокталары тирәсендә тәртип булмау (төзекләндерү буенча икеайлык башланды) катгый рәвештә күрсәтелде -әйтелде. Ә без газета укучыларыбыздан сыйфатсыз, куллану срогы чыккан продуктлар турында икътисад бүлегенә (2-20-31), Роспотребнадзорга (2-28-77), Дәүләт алкоголь инспекциясенә (89274199976) һәм редакциягә (2-21-46) шалтыратуларын, хәбәр итүләрен үтенәбез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: