Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Суррогат белән агуланудан ЕГАИС системасы яклаячак

    Агымдагы елның ике аенда алкоголь белән агуланудан Татарстанда 40 кеше үлгән (2015 елда - 352 кеше). Алар арасында яшүсмерләрнең дә булуы борчу тудыра.

    Нигездә, алкоголь кулланучылар суррогат аракыдан, метанол, шикле спирттан һәм составында спирт булган башка төр продукция эчеп үләләр. Февральдә генә дә республикада алкоголь белән агуланудан 18 кеше үлгән. Моның сәбәбе булып спиртлы эчемлекне чамадан тыш күп эчү яисә сыйфатсыз алкоголь продукциясе куллану тора.
    -Ялган алкоголь продукциясенең әйләнешен чикләү максатларында районның 54 сәүдә ноктасы (спиртлы эчемлекләр сату белән шөгыльләнүче) һәр шешәне контрольдә тотучы ЕГАИС системасына тоташтырылган,- диде район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова. -Махсус сайтка керү мөмкинлеге алгач, алар һәр шешәне (аракыны) әлеге система аша сатачаклар.
    Бүгенгесе көндә 47 кибет шушы система буенча эшли дә инде, ә 7 кибет әлегә ЕГАИСка кермәгән, ягъни алар спиртлы продукция сатып алмаганнар.
    2016 елның 1 июленнән кулланучыга сатканда һәр шешә (аракылы) ЕГАИСка тоташтырылган махсус аппаратта теркәләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: