Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сусыз һәм юлсыз

    "Я­ңа Чиш­мә хә­бәр­лә­ре" га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­се­нә Но­во­по­се­лен­ная Ле­бед­ка авы­лын­да яшәү­че­ләр су бе­лән тәэ­мин итү сис­те­ма­сын­да су эте­ме на­чар бу­лу ха­кын­да­гы ши­ка­ять бе­лән мө­рә­җә­гать ит­те­ләр. Авыл­ның тү­бән ягын­да су бе­лән проб­ле­ма­лар әл­лә­ни юк, ә ме­нә юга­ры оч­та - алар бар һәм аз тү­гел, биг­рәк тә ха­тын-кыз­лар өчен: шу­шы сә­бәп ар­ка­сын­да ав­то­мат кер...

    Үт­кән ат­на­да без әле­ге авыл­да бул­дык. Суэ­тем баш­ня­сы янын­нан үт­кән­дә си­гез метр би­ек­лек­тән су­ның агып то­ру­ын күр­дек. Ни­ка­дәр су җир­гә агып ята! Су җи­бә­рү опе­ра­то­ры Игорь Бы­ков: «Агып тор­ган су­ны үз кө­че­без бе­лән ге­нә рәт­ли ал­мый­быз. Бу хак­та мин бер ел элек "Я­ңа Чиш­мә ТКХ КПП" ҖЧҖә дә хә­бәр ит­кән идем», - ди­де. Һәм опе­ра­тор­ның мон­дый мө­рә­җә­га­те бе­рен­че­се ге­нә дә тү­гел икән, ә ул, үз чи­ра­тын­да, "Кө­те­гез, эш күп, өл­ге­рә ал­мый­быз!" ди­гән җа­вап кы­на ал­ган.

    Мон­нан ике ел элек ТКХ җи­тәк­че­ле­ге­нең авыл хал­кы­на мө­нә­сә­бә­те, үз­лә­ре сөй­лә­гән­чә, бө­тен­ләй баш­ка бул­ган, ул чак­та алар әле­ге су бе­лән тәэ­мин итү объ­ек­тын үз ка­нат­ла­ры ас­ты­на ал­ган­да: «Без­дә тех­ни­ка да, эре­теп ябыш­ты­ру җай­лан­ма­сы - свар­ка да бар. Бер­гә­ләп эш­ләр­без», - ди­гән бул­ган­нар.

    Н.П. Ле­бед­ка­да су бе­лән тәэ­мин итү­дә Крас­ный Ок­тябрь авыл җир­ле­ге шө­гыль­лән­гән­дә дә проб­ле­ма­лар бул­ган (тор­ба­лар ти­ше­лү). Әм­ма ан­да АҖ баш­лы­гы "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сы җи­тәк­че­ле­ге бе­лән бер­лек­тә әле­ге мәсь­ә­лә­не бик тиз хәл ит­кән (ки­рәк­ле тех­ни­ка­ны би­реп тор­ган). Ан­нан соң эш­не Ле­бед­ка­да­гы ир-ат­лар да баш­ка­ра ал­ган, алар опе­ра­тив төс­тә тө­зек­сез­лек­ләр­не бе­тер­гән­нәр - үз­лә­ре өчен бит.

    Бе­раз Но­во­по­се­лен­ная Ле­бед­ка ту­рын­да

    Ле­бед­када ни­ба­ры 143 ке­ше­се бул­ган 44 йорт исәп­лә­нә. Кай­чан­дыр со­ци­аль як­тан үсеш ал­ган авыл (яңа йорт­лар тө­зе­гән­нәр, газ керт­кән­нәр, ас­фальт тү­шә­гән­нәр, эш шул­ка­дәр күп бул­ган ки, хәт­та эш­че кул­лар да җи­теш­мә­гән, Рос­си­я­нең баш­ка тө­бәк­лә­рен­нән ак­ча эш­ләр­гә эш­че­ләр ки­леп эш­лә­гән) ин­де "тү­бән­гә тә­гә­ри". Си­гезь­ел­лык мәк­тәп баш­лан­гыч бу­лып кы­на кал­ган (1 сый­ныф­тан 3 сый­ныф­ка ка­дәр), зур­рак ба­ла­лар­ны Крас­ный Ок­тябрьгә ил­тә­ләр, юл­лар җи­ме­ре­лә, эш юк. Ха­лык авыл­дан ки­тә баш­ла­ган, әм­ма бө­те­не­се дә үз авы­лын таш­лап ки­тәр­гә те­лә­ми бит, мон­да алар­ның ата-ба­ба­ла­ры җир­лән­гән, күп­тән тү­гел Бө­ек Ва­тан су­гы­шын­да һә­лак бул­ган як­таш­ла­ры­на һәй­кәл куй­ган­нар.

    Эше бул­ма­ган­нар яшел­чә үс­те­рә, тер­лек ас­рый (63 баш МЭТ-лә­ре ге­нә бар алар­ның!) һәм үз авыл­ла­рын тө­зек­лән­де­рә­ләр. Алар үз ва­тан­на­рын­да уңай­лы шарт­лар­да яшәр­гә те­ли­ләр.

    Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: