Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Сыйфат күп нәрсәгә бәйле

    "Коз­лов В.В." КФХ да урып-җыю эшләре ел са­ен көз­ге иген­нәр чә­чү эше­нә зур игъ­ти­бар би­рә­ләр. Җир сый­фат­лы итеп эш­кәр­те­лә (әзер­лә­нә), чә­чү кү­бе­сен­чә чис­та пар­га кал­ды­рыл­ган кыр­лар­да алып ба­ры­ла һәм ба­ры тик­ше­рел­гән, юга­ры реп­ро­дук­ци­я­ле ор­лык кы­на чә­че­лә. Ев­ге­ний СТА­РОВ "Коз­лов В.В." КФХ да урып-җыю эшләре тө­гәл­лә­нү ал­дын­да, ә 16 ав­густ­та көз­ге...

    "Коз­лов В.В." КФХ да урып-җыю эшләре ел са­ен көз­ге иген­нәр чә­чү эше­нә зур игъ­ти­бар би­рә­ләр. Җир сый­фат­лы итеп эш­кәр­те­лә (әзер­лә­нә), чә­чү кү­бе­сен­чә чис­та пар­га кал­ды­рыл­ган кыр­лар­да алып ба­ры­ла һәм ба­ры тик­ше­рел­гән, юга­ры реп­ро­дук­ци­я­ле ор­лык кы­на чә­че­лә.

    Ев­ге­ний СТА­РОВ

    "Коз­лов В.В." КФХ да урып-җыю эшләре тө­гәл­лә­нү ал­дын­да, ә 16 ав­густ­та көз­ге куль­ту­ра­лар чә­чү эше­нә ке­реш­кән­нәр. Чә­чү эш­лә­ре алып ба­ры­ла тор­ган кыр­лар янын­нан үт­кән­дә фер­мер­лар Коз­лов һәм Ми­на­ев­ның пар­га кал­ды­рыл­ган кыр­лар­ны ка­рап то­ту­ларында­гы аер­ма күз­гә таш­ла­на. Коз­лов­ның кыр­ла­ры чис­та, ка­рал­ган, ә икен­че фер­мер кыр­ла­рын чүп үлә­не һәм ка­ра­ку­ра бас­кан. "Коз­лов В.В." КФХ да көз­ге иген­нәр­не бар­лы­гы 1200 гек­тар мәй­дан­да чә­чәр­гә план­лаш­ты­ра­лар, шу­ның 900 гек­тар­дан ар­ты­гы пар­га кал­ды­рыл­ган җир­ләр. Ме­ха­ни­за­тор Юрий Ба­те­нов К-700 трак­то­рын­да пар­га кал­ды­рыл­ган җир­ләр­дә сый­фат­лы төс­тә куль­ти­ва­ци­я­ләү эш­лә­рен баш­ка­ра. 17 ав­густ­та арыш чә­чү­дә ике аг­ре­гат эш­лә­гән, алар­да ме­ха­ни­за­тор­лар Алек­сандр Ко­зы­рев бе­лән Алек­сандр Нор­кин хез­мәт куй­ган. Чә­чү­че­ләр: Вик­тор Ба­ра­нов, Ми­ха­ил Зюс­кин, Ро­берт Кә­ли­мул­лин һәм Алек­сандр Бель­ков­лар. Ка­мАЗ шо­фе­ры Ил­дар Ис­ха­ков ор­лык һәм аш­ла­ма та­шып тор­ган. Чә­чү аг­ре­гат­ла­ры ар­тын­нан ме­ха­ни­за­тор Ми­ха­ил Куз­не­цов чә­чү­лек­ләр­не ты­гыз­лап ба­ра. Көз­ге иген­нәр ор­лы­гы, ни­гез­дә, күч­мә фонд­тан чә­че­лә. "Тать­я­на" сорт­лы арыш - икен­че реп­ро­дук­ци­я­ле, фер­мер Пен­за өл­кә­сен­нән алып кайт­кан көз­ге бо­дай­ның "Ка­занс­кая-560" һәм "Бе­зен­чукс­кая-380" сорт­ла­ры - бе­рен­че реп­ро­дук­ци­я­ле. Бар­лык ор­лык та ра­йон­да бер­дән­бер бул­ган ПС-20 ма­ши­на­сын­да би­о­ло­гик пре­па­рат бе­лән агу­ла­на (эш­кәр­те­лә). Ор­лык агу­лау эше бе­лән Ни­ко­лай Мо­ро­зов һәм Юрий Ко­ны­шев­лар мәш­гуль. Ки­чә­ге­се көн­гә бул­ган то­рыш бу­ен­ча ху­җа­лык­та көз­ге куль­ту­ра­лар­ 270 гек­тар мәй­дан­да чә­чел­гән.

    Го­му­мән, "Коз­лов В.В." КФХ-да бар­лык эш­ләр дә комп­лекс­лы алып ба­ры­ла. Эш­кә ху­җа­лар­ча ка­раш, дө­рес якын ки­лү си­зе­лә. Урып-җы­ел­ган кыр­лар са­лам­нан опе­ра­тив төс­тә арын­ды­ры­ла, ул ях­шы итеп эс­керт­лә­нә, шу­шы эш­ләр ар­тын­нан туң­га җир сө­рү эше баш­ка­ры­ла. 14 ку­әт­ле К-700 и 3 Т-150 трак­тор­ла­ры бул­ган бу ху­җа­лык­та туң­га җир сө­рү эш­лә­ре тиз темп бе­лән ба­ра. Ки­чә­ге­се көн­гә бу эш­ләр сө­ре­лә­се кыр­лар­ның 85 про­цен­тын­да баш­ка­рыл­ган. Бу­ла­чак уңыш нәкъ ме­нә шу­лар­га бәй­ле бит. Ә Вла­ди­мир Коз­лов бо­лар­ның ба­ры­сын да ал­дан кү­реп эш­ли бе­лә.

    Рәсемдә: М.Зыскин, А.Бельков, И.Исхаков, А.Козырев, А.Норкин, Р.Кәлимуллин һәм В.Баранов (сулдан уңга)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: