Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Волчья Бистәсе чишмәләре челтер-челтер агадыр...

    Буревестник авыл җирлеге территориясендә күпме чыганак барлыгын беркем дә төгәл белми.

    «Зур чишмә» – әлеге чыганак бөтен Волчья Бистәсен тәмле су белән тәэмин итә.

    «Бу яхшы төзекләндерелгән бердәнбер чишмә, биредә су алырга иркенләп һәм куркынычсыз бару өчен тиешле шартлар булдырылган, ял итү урыннары җиһазландырылган. Әмма авыл халкы һәм кайткан кунакларның барысы да табигый чыганакка һәм якын-тирә территориягә сак карамыйлар. Территорияне көнкүреш калдыклары белән пычратмагыз дигән сүзләрне кайберәүләр ишетми. Һәр пәнҗешәмбе көнне авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре капчык-капчык чүп-чар җыеп түгәләр», - диде безгә Буревестник АҖ башлыгы Иван Улитин.

    География укытучысы Николай Григорьевич Темников безгә тикшеренүләрдән соң алынган «Зур чишмә» суының эчәргә яраклы булу нәтиҗәләрен күрсәтте, бу чишмә суы үзәк суүткәргечкә җибәрелә. Авылның үзәк суүткәргеченнән килгән “Зур чишмә” суы барлык кирәкле сыйфатларга ия. Ул физик-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча санитар нормаларга туры килә. Катылыгы буенча да (7,4 мг-экВ/л) су безнең мәгълүматлар буенча бүгенге көндә районда иң яхшыларның берсе.

    Чишмә янына безне авылда яшәүче Ирина Никулина озатып йөрде. Авыл үзәгендә урнашкан төзекләндерелгән чишмә территориясен ылыслы һәм яфраклы агачлар чолгап алган.

    - Безнең авылда чыганаклар күп, елга буенда да бар, без белмәгәннәре дә байтак, аларның барысы да Волчанка елгасын тулыландыра, - диде Ирина һәм тагын бер чишмәне күрсәтте, безне авылның иң өлкән кешесе – 85 яшьлек Анна Павловна Улитина белән таныштырды.

    Анна Павловна алар йорты каршында, тыкрыктагы чыганакның чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килүен һәм шуңа күрә дә аның тарихы да, легендасы да булмавын әйтте. Чыганак турында ул яшьтән үк белгән, аның тирәсендә зур күлләвек булуын, җәйге эсседә дуңгызлар «коенуын» хәтерли.

    Ире Николай Павловичның күрше ирләре белән агач кое ясавы, хатын-кызларның аннан су алып керләр чайкаулары турында сөйләде.

    «Матрос урамы»нда яшәүчеләр әлеге чишмә суыннан файдаланды. Кышын сукмакны кар капласа,  иртән иртүк көрәкләр белән барабыз – чистартабыз. Хәзер чишмәгә, җәен авылда яшәргә кайтучылар, кемнең өйләрендә суүткәргеч юк, алар гына йөри. Шуңа күрә тыкрыкта кычыткан үсә».

    - Ә бу чишмәнең исеме бармы, дип сорадык без. - Рәсми исеме юк, ә үзара «Улитин чишмәсе» дип йөртәбез, диде.

    Җирлекләрдәге чишмәләрнең күпчелеген аларны караган кешеләрнең фамилияләре белән атыйлар, әйтик, «Луканин чишмәсе», «Лобов чишмәсе» …

    Алар турында безгә 83 яшьлек Анна Григорьевна Кряжова сөйләде:

    - Язын бөтен артель белән кое чистарткан, бураны алыштырган чаклар бар иде, суы бик тәмле һәм йомшак. Безнең балаларның җәй көне су коену өчен яраткан урыны -  Луканин чишмәсе янында иде.

    Апалы-сеңелле Дуся һәм Ирина балачакта бу чишмәгә су алырга килергә яратуларын, ул чакта чишмә дә алар өчен ерак булып тоелмавын әйттеләр, «Башта елгада коенабыз, аннары чишмәдән чиләкләр белән өйгә су алып кайта идек», - диләр.

    Һәм менә без урам аша – тыкрыкка таба, ә-ә, юк икән, (тыкрыкны куаклар баскан), бер йортка таба барабыз, шунда бергә җыелып торучы балаларны - Андрей, Матвей, Лена һәм бертуган Димон һәм Игнатны очраттык. «Луканин чишмәсе» турында балалар берни дә белми, тик безнең сәяхәт белән кызыксынып, икесе безнең арттан киттеләр.

    Һәм менә без инде алтау булдык. Хуҗалар әрләмәс микән дип, як-якка каранып, шәхси койма аша чыгабыз һәм бакча буйлап тиешле урынга җитәбез. Әмма аңа кадәр әле картаеп, ауган агачлар аша, әрәмәлекләрне - үләннәрне этә-төртә, «монда түгел микән» дип шактый барырга туры килде. Чыганакны тиз генә таба алмадык. «90нчы еллардан бирле биредә булганыбыз юк. 30 ел эчендә танылмаслык булып куаклар үскән», - ди Евдокия. Һәм менә Ирина шатланып: «Таптым», - дип хәбәр итте. Элеккеге коеның агач бураларыннан бер бүрәнәсе генә черемәгән килеш калган.

    - Бу тирәдә кайчандыр безнең йорт булган. Ә тагын да якынрак, нәкъ безнең бакчабызда, балан куагы янында тагын бер чыганак пәйда булган иде. Әти белән без аны «Калиновый» дип атадык, - диде Николай Григорьевич Темников.

    Ә Волчанка буенда, әрәмәлек арасына яшеренгән тагын күпме чыганак бардыр әле...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: