«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.
Җыр сүзләренең авторы – балалар язучысы Әминә Бикчәнтәева, көен композитор Әнвәр Бакиров иҗат иткән. Әминә Бикчәнтәева – татар балалар әдәбиятына бик күп әсәрләр бүләк иткән язучы. Аның шигырьләре җиңел укыла, бер укый башлагач, аерылып та булмый. Әлеге шигырьләрендә шагыйрә табигатьне җанлы итеп сурәтли. Геройлар җанланып сөйләшәләр, һәр хайван, кош-корт телгә килеп, бала белән аралаша, аны матурлыкны күрергә, сакларга өйрәтә.
«Бүген безнең өчен икеләтә бәйрәм. «СалаваTik»лар башкаруындагы «Әпипә» җыры интернетта 100 000 карау җыйды. Икенчедән, бүген «Бәтиләр» җыры чыкты. Һәр җырны балаларга тәкъдим итү ул бер бәйрәм кебек. Сабыйлар яңа җырларны шулкадәр зарыгып көтеп ала. Мин һәрвакыт, яңа җырны тәкъдим иткәндә, бераз гына борчылам. Тамашачылар аны ничек кабул итәр? Бу видеоны ошатырлармы? Җырның сүзләрен истә калдыра алырлармы? Менә шундый сораулар килеп баса. Ә «Бәтиләр» җыры өчен борчылырга урын юк. Сүзләре дә җайлы, бик җиңел. Әминә Бикчәнтәеваның теле йомшак. Көен әйтәсе дә юк. Аны мин дә балачактан җырлап үстем. Бүгенге һәр татар баласы бу җырны белеп үсәргә тиеш», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.
«СалаваTik»лар үзләре дә җәнлекләр, хайваннар турында язылган җырларны җырлавы бермә-бер күңелле диләр. «Мин каникулларны түземсезлек белән көтеп алам. Авылга әбием янына кунакка кайткач, көтүдән сыерларны, сарыкларны каршы алырга яратам. Быел бәтиләрне көтүдән «җырлап» кына каршы алырбыз инде!» – ди, шаяртып, җырчы кызыбыз Эмилия Гарифҗанова.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында узачак концерт программасында да «СалаваTik»лар нәни дусларына «Бәтиләр» җырын башкарачак. Ә тамашага килгән укучылар аларга кушылып рәхәтләнеп җырлый һәм бии алачак.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 11:01Яңа Чишмә районында юл эшләре бара Черемухово Бистәсенә кадәрге юл участогында асфальтның өске катламын җәю эшләре бара.8100
-
24 июнь 2022 - 09:57Елена Леонтьева: «Язмыш безгә, сугыш чоры балаларына әзерләгән барлык сынауларны үттем» 21 июньдә Екатериновка авылында яшәүче, 8 бала тәрбияләп үстергән Леонтьева Елена Александровнага 90 яшь тулды.5100
-
24 июнь 2022 - 08:59Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.6100
-
23 июнь 2022 - 09:37Яңа Чишмәдә «#ЭКОяз 2022» акциясендә җиңүчеләрне котладылар Республикада «ЭКОяз» конкурсы санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.7100
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!5700
-
22 июнь 2022 - 13:11Мошенниклар Яңа Чишмәдә яшәүче ханымнан 80 мең сум акча урларга маташкан Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 29 хәбәр теркәлгән, 4 җинаять эше кузгатылган.9000
-
22 июнь 2022 - 12:05Районның мәктәп яны лагерьларында 319 бала ял итте 21 көн - 1 июньнән 21енә кадәр район мәктәпләрендә 12 мәктәп яны лагере һәм 5 хезмәт һәм ял лагеры эшләде.7400
-
21 июнь 2022 - 10:44Яңа Чишмә районында язгы чакырылыш ахырына якынлаша Яңа Чишмә районыннан быел яз һәм җәй айларында 18 егет хезмәт итәргә китәчәк, шул рәвешле чакырылыш буенча план - задание үтәләчәк.12600
-
21 июнь 2022 - 10:41Яңа Чишмә районында дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре начар түгел Мәктәп тәмамлаучыларның дәүләт имтиханнары ахырына якынлаша. 21 июньгә 11 сыйныфны тәмамлаучыларның дүрт фән буенча нәтиҗәләр билгеле.12700
-
20 июнь 2022 - 12:49Яңа Чишмәдә дәүләт автоинспекторлары ЮХКен бозган 4 автобусны ачыклаганнар «Автобус» профилактик операциясенә йомгак ясалган.15200
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.19700
-
16 июнь 2022 - 10:36Грант акчалары мәктәпләрне ремонтлауга һәм белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә сарыф ителәчәк Айгөл Хассарова: «Грант акчаларын театр күренешләре өчен актлар залын бизәүгә һәм музыка аппаратурасы сатып алуга тотачакбыз».15400
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
23 июнь 2022 - 09:08«Игенче» ҖЧҖдә сыйфатлы сенаж салаларРайонның авыл хуҗалыгы оешмалары азык әзерләүгә керештеләр - печән әзерләү белән бергә сенаж да салына.5800
-
24 июнь 2022 - 11:01Яңа Чишмә районында юл эшләре бара Черемухово Бистәсенә кадәрге юл участогында асфальтның өске катламын җәю эшләре бара.8100
-
23 июнь 2022 - 09:37Яңа Чишмәдә «#ЭКОяз 2022» акциясендә җиңүчеләрне котладылар Республикада «ЭКОяз» конкурсы санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.7100
-
24 июнь 2022 - 08:59Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмәдә яшәүче берәү 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.6100
-
23 июнь 2022 - 09:08«Игенче» ҖЧҖдә сыйфатлы сенаж салалар Районның авыл хуҗалыгы оешмалары азык әзерләүгә керештеләр - печән әзерләү белән бергә сенаж да салына.5800
-
24 июнь 2022 - 09:57Елена Леонтьева: «Язмыш безгә, сугыш чоры балаларына әзерләгән барлык сынауларны үттем» 21 июньдә Екатериновка авылында яшәүче, 8 бала тәрбияләп үстергән Леонтьева Елена Александровнага 90 яшь тулды.5100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика