Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Балаларча сөенделәр

Кос­мо­нав­ти­ка кө­нен­дә һәм Пас­ха бәй­рә­ме ал­дын­нан Зи­рек­ле му­зее кол­лек­ти­вы "Ө­мет" ха­тын-кыз­лар со­ве­ты бе­лән бер­лек­тә ра­йон­ның Карт­лар йор­тын­да бул­ды­лар. Дө­рес, му­зей ха­лык­ның бар­лык кон­тин­ген­ты белән - ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да­гы ба­ла­лар­дан, мәк­тәп уку­чы­ла­рын­нан баш­лап өл­кән яшь­тә­ге­ләр бе­лән дә эш алып ба­ра. Тик бу юлы үзе­без ба­рыр­га бул­дык. Ни­чек кар­шы алыр­лар, нин­ди күч­тә­нәч­ләр алып...

Кос­мо­нав­ти­ка кө­нен­дә һәм Пас­ха бәй­рә­ме ал­дын­нан Зи­рек­ле му­зее кол­лек­ти­вы "Ө­мет" ха­тын-кыз­лар со­ве­ты бе­лән бер­лек­тә ра­йон­ның Карт­лар йор­тын­да бул­ды­лар. Дө­рес, му­зей ха­лык­ның бар­лык кон­тин­ген­ты белән - ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да­гы ба­ла­лар­дан, мәк­тәп уку­чы­ла­рын­нан баш­лап өл­кән яшь­тә­ге­ләр бе­лән дә эш алып ба­ра. Тик бу юлы үзе­без ба­рыр­га бул­дык.

Ни­чек кар­шы алыр­лар, нин­ди күч­тә­нәч­ләр алып ба­рыр­га, нин­ди бү­ләк ясар­га, бе­рен­че ми­нут­лар­дан ук ни­чек ур­так тел та­бар­га? Шу­ңа кү­рә Карт­лар йор­ты ди­рек­то­ры Ми­ха­ил Де­ми­дов бе­лән ал­дан ук ки­ңәш­ләш­тек. Әй­тер­гә ки­рәк, аның ки­ңәш­лә­ре бик тә ярап куй­ды, со­ңын­нан мо­ңа үз­лә­ре дә инан­ган­нар. Без­нең иде­я­не Зи­рек­ле ли­цее, "А­җа­ган" яшүс­мер­ләр клу­бы кол­лек­тив­ла­ры, му­зей хез­мәт­кәр­лә­ре, авыл хал­кы, ха­тын-кыз­лар со­ве­ты әгъ­за­ла­ры да хуп­ла­ды (мат­ди як­тан да, бү­ләк­ләр­не дә). Рәх­мәт сез­гә, дус­лар!

Аш­ха­нә­гә 30дан ар­тык әби-ба­бай җы­ел­ды, ко­ляс­ка­да ки­лү­че­лә­ре дә бар. Ки­лә ал­мау­чы­лар һәм үз бүл­мә­лә­рен­дә ка­лу­чы­лар яны­на Зәй­тү­нә Га­зый­мо­ва, му­зей­ның элек­ке­ге хез­мәт­кә­ре, ха­тын-кыз­лар со­ве­ты рә­и­се Фә­ри­дә Вә­гый­зо­ва ке­реп, хәл­лә­рен бел­де­ләр. Алар һәр­кай­сы­на үз­лә­ре­нең күч­тә­нәч­лә­рен һәм бү­ләк­лә­рен (хә­ер­лә­рен) тап­шыр­ды­лар, җы­лы сүз­ләр бе­лән кә­еф­лә­рен кү­тә­рер­гә ты­рыш­ты­лар.

Аш­ха­нә­гә ки­лү­че­ләр­гә алып кил­гән бү­ләк­лә­рен: кос­ме­тич­ка­лар, чал­бар­лар, күл­мәк­ләр, яу­лык­лар, плащ, итәк, спорт кос­тюм­на­ры һ.б. тап­шыр­ды­лар.

Әби­ләр­нең һәм ба­бай­лар­ның ни­чек сө­ен­гән­нә­рен күр­сә­гез икән, кот­лау­лар һәм җан­нар­ны җы­лы­тыр­лык сүз­ләр өчен рәх­мәт бел­дер­де­ләр.

Мид­хәт ГА­ЗЫЙ­МОВ, Зи­рек­ле авы­лы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев