Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Балаларга нефтьчеләрдән чираттагы бүләк

24 октябрьдә Яңа Чишмә башлангыч мәктәп - балалар бакчасына нефтьчеләр бүләк - интерактив мультимедия җиһазы комплекты алып килгәннәр.

- Безнең мәктәптә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгыннан килгән шундый өч комплект кына бар иде. Бу, әлбәттә, аз иде, чөнки бездә 9 сыйныф, ә техника күргәзмәле укыту өчен бик кирәк, - дип сөйләде башлангыч мәктәп директоры Ирина Лихачева. - Өстәмә комплект сатып алырга безнең акча юк. Июльдә мин аны сатып алырга ярдәм сорап нефтьчеләр оешмасына хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Һәм менә сентябрьдә җавап килде - мәктәпкә мультимедия комплектын матди ярдәм сыйфатында "Ямашнефть" НГДУ бүләк итәчәген хәбәр иттеләр. Комплектның бәясе 64 мең сум.
Мәктәпкә әлеге күңелле миссияне үтәргә кунаклар - "Ямашнефть" НГДУ делегациясе килгән, аны ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе - "Ямашнефть" НГДУ начальнигы Виктор Смыковның ярдәмчесе Николай Бочкарев җитәкләгән.
Тантаналы мәктәп линейкасында ул укучыларны җиһазлы булулары белән котлап, мәктәп фәннәрен өйрәнүдә аларга уңышлар, әлеге бүләкнең озак хезмәт итүен, балаларга файда китерүен теләде. Ул шулай ук районда нинди позитив үзгәрешләр булуын да билгеләп үтте: яңа парк ачылды, яңа балалар сәнгать мәктәбе төзелә һ.б. Монда район территориясендә эшләүче нефтьчеләрнең дә өлеше булу сөендерә. Виктор Смыков җитәкләгән "Ямашнефть" НГДУ оешмасы райондагы күп кенә эшләрдә матди ярдәм күрсәтә.
Ирина Лихачева бүләк өчен Николай Бочкаревка рәхмәт белдерде, исәнлек-саулык, нефть компаниясенең киләчәктә чәчәк атуын һәм уңышлар теләде, мәктәп, укытучылар, ата-аналар исеменнән Виктор Смыковка Рәхмәт хаты тапшырды. Хатта болай диелгән: "Бүгенге катлаулы заманда Сез мәгариф өлкәсенә ярдәм күрсәтү мөмкинлеге табасыз. Сезнең ярдәмегез алда да укучыларның күпкырлы талантын үстерергә ярдәм итәчәк, уку-укыту сыйфатын яхшыртуда һәм балалар тәрбияләүдә чираттагы кертелгән өлеш булачак". Балалар да иганәчеләргә бүләк - ярдәмчеллек һәм игелеклелек турында шигырьләр һәм җырлар белән әдәби - музыкаль композиция әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X