Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Биредә бар да җиңүчеләр

25 сентябрьдә Казанда "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Татарстанда "РИТЭК" ААҖ һәм "Лукойл" Хәйрия фондының V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу чарада безнең районнан да катнашучылар булды.

26 кешедән торган Яңа Чишмә районы делегациясен район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкләде. Конкурс үзе 4 номинация буенча үткәрелде, алар "Экология", "Туган як", "Мәдәният һәм спорт", "Миһербанлылык" дип аталды. Районнан конкурста җиңүчеләрнең гомуми приз фонды 3 млн. 574 мең сум тәшкил итә.
Конкурста катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Лукойл" һәм "РИТЭК" ААҖ җитәкчеләре сәламләде.
Безнең район оешмалары тарафыннан 4 номинация буенча 26 проект тәкъдим ителде, шуның тугызысы грантка ия булды.
"Туган як" номинациясендә Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йорт (проект җитәкчесе - Ольга Шилова), Зирекле АҖ башкарма комитеты (проект җитәкчесе - Җәлил Гайфетдинов) һәм Балалар иҗаты үзәге (проект җитәкчесе - Светлана Мартышова) җиңүче дипломы алды.
"Мәдәният һәм спорт" номинациясендә Үзәкләштерелгән китапханә системасы (проект җитәкчесе - Валентина Меркурьева), яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (проект җитәкчесе - Ольга Лаврентьева), "ТР ММ-ның Үзәкләштерелгән клуб системасы" (проект җитәкчесе - Надеҗда Зыкова), Шахмай АМЙ (проект җитәкчесе - Резида Абдуллина) грантка ия булдылар.
"Миһербанлылык" номинациясендә "Кайгырту" ХСХКҮ (проект җитәкчесе - Наталья Иванова) һәм Яңа Чишмә БЯСМ (проект җитәкчесе - Ольга Быкова) җиңде.
"Кемдер грант ала алмаган икән, ул тәҗрибә алды, киләсе елга ул бу грантны барыбер алачак", - дип ассызыклады "Лукойл" нефть компаниясе" ААҖ Президенты Вахит Алекперов.
Район җитәкчелеге конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев