Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Чиркәүгә гөмбәз куелган

    7 июльдә Рус Волчья Бистәсендә чираттагы шатлыклы вакыйга булып үтте. Алар авылында төзелә торган Козьма һәм Демиан чиркәвенә алтын белән йөгертелгән гөмбәзләр һәм тәре куелды.

    Әлеге чын мәгънәсендә бәйрәм чарасына авылның барлык кешеләре җыелган иде, төрле шәһәрләрдән аларның туганнары кайткан, Вячеслав Козлов җитәкчелегендәге район вәкилләре, шулай ук шушы Бистәдә туып үскән, хәзергесе вакытта Казанда яшәүче, чиркәү төзелешенең төп иганәчесе - меценат Вячеслав Улитин да бар иде.
    Православие йоласы - гөмбәзләрне, тәреләрне изгеләндерү эшен район чиркәүләре башлыклары белән берлектә Сергий атакай үткәрде.
    Сәгать 12 дә, барлык дини кануннарны үтәгәннән соң, чиркәү өстенә, беренче иң төп гөмбәз урнаштырылды, аннан соң икенчесе, өченчесе.
    Шунысы сөендерә, бу чарада авылның төрле яшәтәге кешеләре - кечкенәләрдән алып картларга кадәр катнашты. "Чиркәү төзелү сезнең өчен нәрсә ул?" - дигән сорауга барысының да җавабы бер булды:
    -Без бик шат, - диделәр ун яшьлек малайлар - Максим белән Никита, - чиркәү ачылгач, без анда әти- әниләребез белән йөриячәкбез.
    -Безнең чиркәү ачылгач үзебезнең атакай булыр дип өметләнәбез. Ул чагында безгә башка чиркәүләргә йөрергә туры килмәячәк, - диләр авылның өлкән кешеләре - Нюра белән Вера әбекәйләр, - мондый зур бүләк өчен Вячеславка зур рәхмәт.
    Вячеслав Улитин үзе исә авылдашларына мөрәҗәгать иткәндә, алар адресына рәхмәт сүзләре җиткерде: "Чиркәү төзелешендә сезнең актив катнашуыгыз һәм физик ярдәмегез мине рухландыра. Моның сезгә кирәк икәнлеген мин яхшы аңлыйм, димәк, эш бушка түгел. Бу чиркәү авыл бизәге генә булып калмас, ә монда барлык гыйбадәт кылулар да узар дип ышанам. Район хакимиятенә һәм авыл властенә ярдәм итүләре өчен рәхмәт.
    Район башлыгы Вячеслав Козлов котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
    Аннан соң бәйрәм ашы оештырылды, табынга чарада катнашучыларның барысы да чакырылды.
    Лариса ФЕДОРОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: