Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Кадерле ветераныбыз“

    Өлкән кешеләрнең һәм сугыш ветераннарының ТР Хезмәт министрлыгының социаль хезмәт күрсәтүче стационар учреждениеләрендә тору шартларын яхшырту максатларында "Кадерле ветераныбыз" акциясе үткәрелә.

    Яңа Чишмә Картлар йортында өч тыл хезмәтчәне һәм вафат булган Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны яши.
    Яшәү өчен тиешле шартлар булдыру өчен бүлмәләрдә телевизорлар, пәрдәләр (тюль), картиналар, аш өстәле, ламбрекеннар куелырга тиеш.
    Эшмәкәрләр Ләйсән Мухитовага һәм Любовь Гульковага олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алар әлеге акция кысаларында 2015 елда безнең Картлар йортына комодлар алып бирделәр.
    Райондагы изге күңелле кешеләрнең әлеге акциядә катнашуларын һәм булдыра алганча ярдәм итүләрен телибез. Безнең Картлар йортына ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле булырбыз.
    Наталья ШИЛОВА, Картлар йорты директоры

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: